Шулай булуына да карамастан, Ирина ханым да, Даниль әфәнде дә зарланмый. Әмма Ирина ханым үзенең таләпчән әни булуын да яшерми. Гаиләдә биш ир-егет булганда, башкача мөмкин дә түгелдер, мөгаен.
...Гаилә башлыгыннан, тәрбиягә бала алулары өчен үкенү юкмы, дип сорашам.
– Балалар гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Улларыбыз, сезнең янда калабыз, ярдәм итәбез, дип тора. Әмма аларга һөнәр үзләштерергә, кеше арасына чыгарга кирәк. Ә безнең йортка алар теләсә кайчан кайтып керә ала, ишекләребез һәрвакыт ачык, – ди Даниль әфәнде.
Вәлиевләр
Гөлнара һәм Радик Вәлиевләрнең гаиләгә бала алу тарихы бик кызыклы һәм үзенчәлекле була. Гаилә башлыгы – табиб, ә Гөлнара ханым укытучы булып эшли.
– 2006 елда авырга уздым, әмма балабыз төште. Моңа кадәр безнең кызыбыз үсә иде. Әмма аның ялгызы гына үсүен теләмәдек. Шулай да икенче бала алып кайта алмадык. Уйлаштык та тәрбиягә кыз алырга булдык. Документларны туплаганнан соң, безгә Казандагы балалар йортына юллама бирделәр. Анда безгә бер кыз гына юк, дип, апалы-энеле туганнарны тәкъдим иттеләр. Минем – кызлы буласым, ә иремнең малай тәрбиялисе килде. Менә шулай итеп кыз һәм малайлы булдык, – дип искә ала Гөлнара ханым.
Моңа кадәр дә Зәринә белән Маратны гаиләгә алу очраклары була. Тик балалар йортына кире кайтаралар.
– Өйгә җибәргәндә, балалар йорты җитәкчелеге без дә кире кайтарырбыз дип уйлады бугай. Әмма балаларга бездә ошады. Маратка ул вакытта – 5 яшь, ә Зәринә 2нче сыйныфны тәмамлый иде. Беренче вакытта җиңел булмады, әлбәттә. Марат әнисен хәтерләми, ә Зәринә хәтерли, – дип искә ала Гөлнара Вәлиева беренче вакытларны.
Зәринә үз-үзенә ышанмый торган, ә Марат, киресенчә, бик актив була. Әмма Вәлиевләрнең сабырлыгы өстен чыга.
– Аларны болай да берничә тапкыр кире кайтарганнар. Без дә үзебездә калдырмасак, балаларга психологик травма була иде. Аннары Марат та укырга керде. Шулай акрынлап җайлаштык, – ди балаларны сыендырган әни.
Зәринә дә Гөлнара кебек башлангыч сыйныф укытучысы булырга хыялланган. Әмма имтиханда баллары җитмәү сәбәпле, әлегә көллияттә дизайн юнәлеше буенча белем ала. Марат исә Алабугада хәрби училищеда укый. Карантин булу сәбәпле, без барган көнне балалар Чуваш Кичүенә кайтырга җыена иде.
Әйтергә онытканмын, ятимнәрне сыендырган өчен, Ходай аларны ике игезәк кыз белән бүләкли. Быел кызлар мәктәпкә укырга керәчәк.
Бәшировлар
Илсөяр һәм Рәис Бәшировлар — Чуваш Кичүендә гаиләгә бала алган җиде гаиләнең берсе. Хәзер инде Рәис абый вафат. Әгәр дә гаиләләре тулы булса, Илсөяр апа тагын бала алып тәрбияләр идем, бирмиләр шул, ди.
Бәшировларның үзләренең игезәк малайлары Рамил һәм Шамил бар.
Башта Бәшировлар ике игезәк кыз һәм Парвина исемле үзбәк милләтеннән булган кызны үз канаты астына ала.
– Парвинаның бер генә документы да юк иде. Бәхеткә, аны мәктәпкә укырга алдылар. Ул бик яхшы укыды. Мин аны алты ел тәрбияләдем. Әмма кыз бик иртә кияүгә чыкты. Шунысы гаҗәпләндерде. Аның каравы, хәзер югары белеме, дүрт баласы, ике машиналары бар. Ике катлы йортта яшәп яталар. Мин аның белән горурланам, аралашып яшибез, – ди Илсөяр ханым.
Өч кызны да зур тормышка озаткач, Илсөяр ханым Киров өлкәсеннән Илсур белән Игорьны алып кайта. Шунысын да әйтергә кирәк: малайлар тышкы яктан килгән булсалар да, физик мөмкинлекләре чикле.
– Балаларны яшьтән бик ярата идем. Кеше балалары булса да, ул биш баланы да үземнеке итеп исәплим. Гомумән алганда, минем 7 балага 17 оныгым бар. Моңа бик сөенәм. Һәрбер ятим бала әти-әни белән яшәргә тиеш. Хәзерге заманда ятимнәр йортында яшәп ятучы балаларны гаиләләргә урнаштыру буенча бик зур эш башкара дәүләт, – ди Илсөяр ханым.
Менә шундый гаҗәеп, киң күңелле кешеләр яши Чуваш Кичүендә!
Лилия Локманова
Автор фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар