Тамашачыны үзгәртеп булмый инде, без аны үзебез радио-телевидение аша шулай тәрбияләдек, дигән фикердә Әбри.
Татар эстрадасын кемдер сүгә, икенчеләр мактый. Һәр кешенең үз карашы, үз фикере. Әбри Хәбриев та үзе эшләгән өлкәгә карата мөнәсәбәтен белдерде.
- Әгәр акча өчен генә эшлисең икән, "пока прет”, эшлим әле дип кенә йөрисең икән — ул иҗат түгел. Менә безнең эстрада белән сәнгать нәрсәсе белән аерыла — эстрадада хәзер сәнгать юк, анда бизнес кына. Зарлану кебек булмасын, төзелеш яисә финанс өлкәсендә укыган һәм әйбәт кенә акча эшләгән кешеләр эстрадага кереп кысылалар да, мәгънәсез, җиңелчә текстлы җырлар белән чыгып, акча тыгалар да, рейтингларда популярлык арттырып, концертлар куеп йөри башлыйлар. Безнең эстраданың 80 проценты – “плюс”. Популяр, тулы заллар җыйган артистлар арасында да концертның 80-90 проценты “плюс”ка бара (фонограмма дип аңларга—авт). Әллә безнең тамашачы ахмакмы, шуңа ияләнгәнме, артистның үзе җырлау кирәк түгелме? Монысын мин аңлап бетерә алмыйм, - ди артист.
Тамашачыны үзгәртеп булмый инде, без аны үзебез радио-телевидение аша шулай тәрбияләдек, дигән фикердә Әбри.
- Яшьләргә Филүс, Ришат Төхвәтуллиннар кирәкми. Алар Ди-джей Радик, Радик Юльякшин стилен ярата. Радикны бөтенесе хурлый, җырлый белми, ди. Әмма Радик безнең эстрадада 20 ел элек “Руки вверх” рус эстрадасында эшләгәнне эшли — ул буынны, музыканы үзгәртә. Без эстрадада моң, баян булырга тиеш дигән стереотипка бәйләнгәнбез, шуннан тайпылырга ярамый, дигән нәрсә бар. Бу күбрәк өлкәнрәк буын тамашачысына кагыла инде. Фольклор булырга тиеш, аны онытырга ярамый. Музыка замана таләпләренә яраклашырга тиеш. Фольклор белән генә алга китеш булмаячак. Радик хәзерге яшь буынга җырларны заманча итеп җиткерә, - ди хезмәттәшләре хакында Әбри Хәбриев.
P.S. Язманың тулырак вариантын газетабызның 1 апрель санында укый аласыз.
Комментарийлар
0
0
Онлайн концертлар да хэттэ фонограмма,узе бии,онотып жибэрде бугай,э фонограмма жырлый,колоп улэрсен.....
0
0