16+

М-12 автотрассасы: кайдан киләбез, кая китәбез?

Россия Хөкүмәте теләктәшлегендә “Мәскәү-Казан” тизйөрешле автотрассасы төзелә. Президент Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында бу автотрассаны Екатеринбург шәһәренә кадәр җиткерү кирәклеген әйтте.

М-12 автотрассасы: кайдан киләбез, кая китәбез?

Россия Хөкүмәте теләктәшлегендә “Мәскәү-Казан” тизйөрешле автотрассасы төзелә. Президент Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында бу автотрассаны Екатеринбург шәһәренә кадәр җиткерү кирәклеген әйтте.

Министрлар Кабинетында юллар төзелеше темасына үткәрелгән матбугат конференциясендә  М-12 автотрассасы турында да сүз кузгалды. Автотрассаның Мәскәү-Казан өлеше 794 чакрымны тәшкил итә. Тизлек рөхсәте- сәгатенә 120 чакрым. Трасса башка юллар белән кисешми, светофорлар булмый. Нәтиҗәдә, Мәскәү белән Казан арасын 6 сәгать 30 минутта узу мөмкинлеге барлыкка килә. Әмма, тизйөрешле автотрассадан файдаланган өчен түләргә кирәк булачак.

М-12 автотрассасының Мәскәүдән Казан янындагы Шәле-Баулы участогына кадәрге өлеше түләүле. М-7 “Волга” автоюлын да түләүле итү турында сүз кузгатылганы, мәсьәләнең күтәрелгәне юк, - диде Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин.

Татарстан җирлегендә М-12 автотрассын Екатеринбургка таба җибәрү буенча проектлар гамәлгә ашырыла.
— Автотрассаның Цивильск-Ульяновск һәм Казан-Буа-Ульяновск өлешләре расланган инде. Казан-Оренбург өлеше килештерелә. Саескан Тавы-Шәле юлына чыгу проекты әзерләнә. Төбәк әһәмиятендәге бу юл федераль милеккә күчерелә, аны үзгәртеп төзү мәсьәләсе каралачак, - диде “Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе” федераль казна учреждениесенең баш инженеры Валерий Тимашов.

Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре янында М-12 автотрассасы өчен урап узу юллары төзелә. Валерий Тимашов әйткәнчә, урап узу юллары озынлыгы 88,9 чакрымны тәшкил итә, төзелеш 3 этапта башкарылачак. Чаллыны һәм Түбән Каманы урап узганнан соң М-12 автотрассасы 1071 чакрымда М-7 автотрассасына ялганачак. Чаллыны узгач, Сосновый бор авылы яныннан башлап М-7 автотрассасы 4 полосага киңәйтелә. М-12 автотрассасы Башкортстанга 40 чакрым кергәннән соң, М-7 автотрассасының 1166 чакрым күрсәткечендә Екатеринбургка таба борыла. Моннан инде яңа юл төзелеше башлана.

—Мамадыш районы җирлегендә Чулман (Кама) елгасы аша Түбән Кама шәһәренә таба күпер салу эшләре ни хәлдә? - дип, кызыксынып сорау бирдем.
 — Чулман елгасы аша салыначак күпернең 15 проекты тәкъдим ителгән иде. Күперне 2024 елга төзеп бетерү бурычы куелды. Димәк, яңа күпер 2024 елга булачак,-дип җавап бирде Валерий Тимашов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading