16+

Марат Җәббаров: “Республика азык-төлек продуктлары белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән”

Билгеле булганча, соңгы көннәрдә кибетләрдә бакалея товарларына ихтыяҗ арту күзәтелә. Социаль челтәрләрдә дә бу уңайдан бик күп комментарийлар языла. Әлеге вазгыятькә бәйле рәвештә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров аңлатма бирде.

Марат Җәббаров: “Республика азык-төлек продуктлары белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән”

Билгеле булганча, соңгы көннәрдә кибетләрдә бакалея товарларына ихтыяҗ арту күзәтелә. Социаль челтәрләрдә дә бу уңайдан бик күп комментарийлар языла. Әлеге вазгыятькә бәйле рәвештә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров аңлатма бирде.

– Кибетләргә һәм бүлү үзәкләренә товарлар даими рәвештә китерелеп тора. Компанияләрнең логистика челтәре, бүлү үзәкләре һәм өзлексез товар ташу өчен йөк ташый торган транспортлары бар. Бүлү үзәкләрендә ихтыяҗларны канәгатьләндерерлек запас тупланган. Карабодай, дөге, тоз, макарон эшләнмәләре запаслары агымдагы ихтыяҗ дәрәҗәсендә бер айдан ике айга кадәр җитәчәк. Хәзерге вакытта складлар иң мөһим товарлар белән өстәмә рәвештә тулыландырыла.

Без соңгы вакытта сәүдә челтәрләрендә ажиотаж барлыкка китергән азык-төлек продуктларына ихтыяҗны анализладык. Бу көнбагыш мае, шикәр комы, он. Шуны билгеләп үтәсем килә, бу позицияләр буенча республикада кимендә ике айлык запас бар.

Социаль әһәмияткә ия булган позицияләр белән тәэмин итүне таләп иткән күләмне саклап калу өчен шикәр һәм көнбагыш мае җитештерүчеләр белән очрашулар үткәрелде.

Бүгенге көндә республика шикәр заводларының шикәр комының ирекле калдыгы 11 мең тонна белән исәпләнә, шул исәптән:
«Буа шикәр заводы»да 2 мең тонна шикәр комы бар, аның 1 мең тоннасын ул төбәк сәүдә челтәрләренә («Бәхетле», «Арыш мае», «Табыш») куярга тиеш;
«Зәй шикәре заводы»нда 9 мең тонна шикәр комы бар, аның 7 мең тоннасын Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Федераль сәүдә челтәрләре белән төзелгән килешү шартлары буенча федераль сәүдә челтәрләре куячак.

Икмәк пешерү предприятиеләрен, социаль инфраструктура оешмаларын өзлексез тәэмин итү һәм ярминкәләр оештыру өчен 2 320 тонна шикәр комы кирәк булачак. Шуңа күрә социаль тәэмин итү өчен 3 мең тонна шикәр комы резервлау турында карар кабул ителде.

Агымдагы вазгыятьне аңлау һәм республиканың азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү рискын ачыклау өчен бу атнада республиканың эре азык-төлек сәнәгате предприятиеләре һәм сәүдә челтәрләре белән комплекслы эш алып барылды.

Анализ барышында азык-төлек кытлыгы барлыкка килү алшартлары ачыкланмады. Төп социаль продуктлар җитештерүчеләр белән өстәмә рәвештә киңәшмәләр оештырылды.

Барлык социаль икмәкләрнең 80 процентын җитештергән республикасының иң эре икмәк җитештерүчеләре белән очрашу уздырылды һәм анда, җитештерүне туктатуны булдырмау максатыннан, предприятиеләрне төп чимал белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышулар булды.

Республиканың икмәк пешерү тармагындагы барлык предприятиеләргә ингредиентларның (төрү материаллары, май продукциясе, шикәр, икмәк пешерүне яхшырта торган өстәлмәләр) бәясен 30-50 процентка арттыру, шулай ук булган барлык бурычларны тулы күләмдә каплау турында мәгълүмати хатлар килде. Әлеге шартларны үтәмичә, тәэмин итүчеләр алга таба хезмәттәшлекне карарга һәм чималның яңа партияләрен бары тик алдан түләп кенә җибәрүне башкарырга әзер түгел.

Әлеге проблеманы хәл итү өчен без җитештерүчеләр (КЖК, Агрокөч, Ак Барс) белән билгеләнгән бәяләр буенча чимал китерү турында килештек. Быел икмәк пешерү тармагына ярдәм итүгә 300 млн сум акча җибәреләчәк:

Россия бюджетыннан саклану вакыты биш тәүлектән дә артмаган икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләрен җитештерүгә һәм сатуга бәйле чыгымнар өлешен каплауга 58,8 млн сум күләмендә (2021 елда – 2,0 сум/кг, 2022 елдан ставка 2,5 сумга/кг кадәр күтәрелде).

Икмәкләрнең социаль төрләрен җитештерүгә һәм сатуга бәйле чыгымнар өлешен каплауга Татарстан бюджетыннан 240 млн сум күләмендә (4,5 сум/кг).
Дәүләт ярдәменең әлеге чарасы икмәккә һәм икмәк-күмәч эшләнмәләренә бәяләрнең кискен үсешен тоткарларга мөмкинлек бирә.

Икмәк пешерү предприятиеләрен өзлексез җитештерүне тәэмин итү өчен Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич тарафыннан он запасларының резерв фондын төзү карары кабул ителде. Хәзерге вакытта ике айлык запасны тәэмин итү өчен ашлык сатып алу мәсьәләсе тикшерелә.

Шулай ук үз өлешенә республикада сөт-чимал эшкәртүнең 75 проценты туры килә торган 15 сөт эшкәртү предприятиеләре белән киңәшмә оештырылды. Әлеге предприятиеләр производствоның тулы көченә эшләве өчен барлык кирәкле чимал белән тәэмин ителүләре турында хәбәр иттеләр.

Килеп туган вазгыятьтә халыкны ясалма ажиотаж булдырмаска чакырасым килә. Республика азык-төлек продуктлары белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән.
Сәүдә челтәрләре бер сатып алучыга аерым товарларны сату күләмен вакытлыча чикләргә дигән карар кабул итте. Бу сатып алучыларның база продуктларына тигез күләмдә ия булу мөмкинлеген гарантияләү, шулай ук беренчел чиратта кирәк булган товарларга спекуляция ихтыяҗын булдырмау өчен эшләнә.

Шулай ук 19 марттан республиканың эре шәһәрләрендә һәм Казанның 15 мәйданчыгында язгы ярминкәләр башлана, анда продукцияне уртача бәядән түбәнрәк хакка сатып алырга мөмкин булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading