Су басулар башланса, ашыгыч чаралар күрү өчен 150 бригада оештырылган. Алар карамагында 137 берәмлек техника, 147 су суырткыч. Су баскан урыннардан вакытлыча күчереп тору өчен 12 пункт (гомүми исәптә 2910 кешегә) билгеләнгән. Кар сулары агып китсен өчен әле узган көздә үк гомүм исәптә 3 километр ерганак төзекләндерелгән.
Казан урамнарыннан кыш башыннан 700 мең тонна кар чыгарылган, бу эш дәвам итә.
- Җир асты юл кичүләрендәге су сырткычларның төзеклеге тикшерелә, су юллары чистартыла. Казанда ун ел элек метроның кайбер станцияләренә су керү куркынычы бар иде. Моңа каршы чаралар күрелде. Хәзер метро станцияләре һәм гидротехник корылмалар язгы су басуларга каршы чараларга әзерлекле, су басу янамый, - дип ышандырды Фердинант Тимурханов.
Комментарийлар