16+

Машина тәгәрмәчләрен кайчан алыштырырга? Белгеч киңәш итә

Белгечләр машина көпчәкләрен ашыгып алыштырмаска өнди. Көннәр язга авышты. Кояш та ныграк җылыта башлады. Тиздән машина хуҗалары кышкы тәгәрмәчләрне җәйгесенә алыштырырга керешәчәк. 

Машина тәгәрмәчләрен кайчан алыштырырга? Белгеч киңәш итә

Белгечләр машина көпчәкләрен ашыгып алыштырмаска өнди. Көннәр язга авышты. Кояш та ныграк җылыта башлады. Тиздән машина хуҗалары кышкы тәгәрмәчләрне җәйгесенә алыштырырга керешәчәк. 

Ашыкмау хәерле
Мәскәү дәүләт автомобиль-юл техник университеты доценты Лев Зиманов кисәтүенчә, җәйге тәгәрмәчкә күчү вакыты машина йөртүчеләр куллана торган шиннарның төренә, шулай ук һава температурасына бәйле.

– Хәзерге вакытта шактый җиңел составтан җитештерелә торган кышкы көпчәкне алсак, ул +5 градус температурага кадәр нормаль эшли. Әгәр температура бу күрсәткечтән югары күтәрелсә, протектор да кисәк кенә, берничә тапкыр тизрәк туза. Температура +5 градустан югары күтәрелгән саен, тәгәрмәчнең тузуы да 10 процентка арта. Юллар боздан чистаргач та, шиплы тәгәрмәчне тизрәк алыштырырга кирәк, – ди ул.

Россия машина йөртүчеләр федерациясенең Татарстандагы вәкиле Дмитрий Золотов, кышкыдан җәйге тәгәрмәчкә күчү өчен биш-ун көн дәвамында плюслы һава торышы тотрыклы булырга тиеш, ди. Бер көн һава температурасы +5, икенче көнне -1, аннары + 3 булса, ашыкмый торырга киңәш ителә.
– Якынча апрель уртасына кадәр сабыр итегез. Аннары кайда яшәвегезгә дә карый. Шәһәрдән читтә яшәсәгез, асфальтның җылынганын көтегез. Ә инде шәһәрдә өй белән эш арасында гына йөрсәгез, иртәрәк тә алыштырырга була. Барысы да һава торышына бәйле, бәлки яз иртәрәк тә килер, – ди ул. 

Көпчәк тик торса да туза
Арчаның шиномонтаж остаханәсе хуҗасы Данил Нәбиуллин әйтүенчә, машина йөртүчеләр тимер атларын җәйгә әзерли башлаган инде. Җәйге тәгәрмәчләренең дискларын төзәтергә алып киләләр, ремонтлыйбыз, бер кат карап чыгабыз, ди ул. Әмма монда сүз көпчәк алыштыру турында бармый. Анысына әле иртәрәк, дип ачыклык кертеп куйды ул.

Яңа көпчәкләр табу проблемасы булуны да яшерми. Санкцияләр белән бәйле рәвештә алар хәзер кертелми. Әмма шул ук вакытта Кытайдан һәм Кореядән килә башлаганнар.
– Аларының да сыйфаты бик яхшы. Ә үзебездә җитештерелгән көпчәкләрнең сыйфаты начаррак. Илле процентка тузсалар, аларны ыргытасы гына кала. Чит илдә чыгарылганында әле йөрергә була. Шунысы да бар: аларның бәясе безнең көпчәкләргә караганда 100-150 сумга гына артыктыр. Аерма әллә ни зур булмагач, сыйфатлырагын аласың. Бездә җитештерелгән көпчәкләрне, арзанрак булганга күрә, күбесенчә авылда яшәүчеләр ала, – ди Данил. 

Көпчәк сатып алганда, аның ничәнче елда чыкканына карарга кирәк, ди оста. Аларга гарантия биш ел дип языла, әмма тик торса да, йөргән очракта да ул көпчәкләр туза икән. 
– Резинасы складта ятканда да кибә, – дип ачыклык кертә әңгәмәдәшем. – Кулланылышта булган көпчәк алсагыз, өч елдан артык йөргәнен алмагыз. Әлбәттә, ул беренче чиратта элекке машина хуҗасының ничек йөрүенә дә карый. Шуңа да уртача ике-өч ел йөргәнне алырга була. Машинаны сак йөрткән кеше алган көпчәге белән җиде-сигез ел да йөри. Кемдер бер елда эштән чыгара. Яңаны алырга уйласагыз, складта күп дигәндә бер ел торганын сайлагыз. Артыграк торган булса, алмау дөресрәк. Аннары бөтен сезонда да кулланыла торган шиннар сатыла. Алар җәй өчен әйбәт, ә кыш өчен бик үк туры килми дип саныйм. 
Көпчәкне кайда һәм ничек ничек сакларга дигәндә, дискы белән бергә булса, берсе өстенә икенчесен яткызып, дискысыз икән, бастырып куясы. Кояш төшми торган салкынча гараж яки подвалда саклау дөрес, чормага менгезеп куючылар да бар, алай иткәндә, резинасы кибә һәм шуның белән сыйфаты югала, дип кисәтә Данил.  

Синоптиклар нәрсә вәгъдә итә?
Синоптиклар атнаның икенче яртысында Татарстанда 8 градуска кадәр җылыта, дип вәгъдә итә. 
Иртәгә, 15 мартта, Татарстанда урыны белән бераз явым-төшем булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан җилнең тизлеге секунданы 15-18 метрга җитәчәк. Пәнҗешәмбе, 16 мартта, явым-төшем ихтималы аз. 
15 һәм 16 мартта төнлә Татарстанда һава температурасы 0..-5 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 2-8 градус җылы. Татарстан Гидрометеоролгия үзәге фаразларына караганда, җомга һәм шимбә урыны белән катнаш явым-төшемнәр булачак. 17 мартта төнлә -1дән +3 градус көтелә, көндез +3тән +8 градуска кадәр. 18 мартта төнлә -2..-7, көндез – +1..+5 градус.

Анна Арахамия фотосы 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading