— Балаларына транспорт чарасы белән идарә итүне ышанып, ата-аналар үзләрен һәм тирә-юньдәгеләрне дә куркыныч астына куя, ә бит машина балалар өчен югары куркыныч чарасы булып тора. Мондый гамәлләр катгый рәвештә тыелырга тиеш, - дип ассызыклый юрист Марат Гайнуллин.
Чаллыда яшәүче күп балалы Агина Алтынбаева үзенең алты яшьлек улының сәгатенә 130 чакрымга кадәр куып баруын телефонына төшереп социаль челтәрләргә урнаштырып танылган иде. Яхшы яктан түгел, ә начар яктан. Ә икенче видеода исә, шул ук ана кулына бер яшьлек сабыен тотып машина белән идарә итә һәм шуны видеога төшерә. Ул гүя, кискен рәвештә тормозга баскан очракта, моның фаҗигале тәмамлануын аңламый, уйламый да сыман. Ана инстинкты дигән хисне хәтта күп санлы штрафлар да уятмаган, ә хатын исә, аларны түләүдән баш тарта икән.
... Олы юлдан машина бара, әтисе тезендәге биш яшьлек малай автомобиль белән идарә итә, ә әниләре шуны видеога төшерә. Ярый ла, бу юлы барысы да исән-имин калган. Әмма ЮХИДИ хезмәткәрләре бу язманы караганнан соң, ата кешене табып, штраф салган. Ир кеше кылган гамәле өчен үкенгән.
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге башлыгының урынбасары Рушан Шакиров:
— РФ кануны буенча 18 яшькә җитмәгән затларга җиңел автомобиль белән идарә иткән өчен 15 мең сум күләмендә штраф яный. Моны хокук бозучының әти-әнисе, яки аның законлы вәкиле түләячәк. Исегезгә төшерәбез, РФнең административ хокук бозулар турындагы кодексының 2.3 маддәсе буенча яшүсмерләр административ җаваплылыкка 16 яшьтән генә тартылалар.Автомобиль хуҗасы йөртергә хокукы булмаган кешегә автомобиле белән идарә итүне тапшырганы өчен РФнең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.7 маддәсе 3 өлеше буенча җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Ягъни, монда эш хәтта яшьтә дә түгел, чөнки машинаны уку узган һәм моны раслаучы документка ия булган гражданнар йөртә ала. Канунны санга сукмаганы өчен гаепле кешегә утыз мең сум күләмендә штраф салыначак.
Биредә тагын РФнең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.37 маддәсендәге 2нче өлешне искә төшерү кирәктер, анда ОСАГОга язылмаган кеше автомобиль белән идарә итәргә хокуклы түгел диелә. Моның өчен транспорт чарасы хуҗасы 800 сум күләмендәге штраф алачак.Әгәр дә ЮХИДИ инспекторы руль артына утырган баланы тотса, ә янәшәдә ата-анасы булмаса? Мондый очракта транспорт чарасы штрафстоянкага җибәреләчәк, ә яшүсмернең ата-анасы РФнең административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.35 маддәсе буенча җаваплылыкка тартылачак, ул "Балигъ булмаганнарның ата-аналары яки башка законлы вәкилләренең балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү буенча тиешле бурычларын үтәмәү" дип атала. Шунысы гаҗәп, бу маддә буенча штраф күләме 100 дән 500 сумга кадәр.
Әгәр дә сез яшүсмернең транспорт чарасы белән идарә итүенә шаһит булсагыз, аның әти-әнисен бу хакта кисәтегез, яисә ЮХИДИ бүлекчәсенә мөрәҗәгать итегез, моның өчен тиешле мәгьлүмат: видео, фото булырга тиеш.
Фото: http://YouTube
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Лилия Гайнуллина
Комментарийлар