16+

Миләүшә Айтуганова: «Татар моңы»на татар киносы кушыла»

28 ноябрьдә «Пирамида» күңел ачу комплексында «Татар моңы-2017» IX халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының гала-концерты була. Бәйгенең сайлап алу туры бу көннәрдә генә тәмамланды әле. II һәм III турларны 20-25 ноябрь көннәрендә «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында туры эфирда карап булачак.

Проектның сәнгать җитәкчесе, продюсер Миләүшә Айтуганова хәбәр иткәнчә, быел «Татар моңы» татар киносы белән кушылачак. Гала-концертта катнашучылар татар спектакль­ләре һәм кинофильмнары аша халык арасында популярлашкан җырларны башкарачак.
Бәйгенең тагын бер яңалыгы – иң лаеклы, иң моңлы җырчыларга Әлфия Авзалова һәм Хәния Фәрхи исемендәге премия тапшырачаклар. Алар беренче дәрәҗәдәге премиядән дә өстенрәк булачак. Бәйге барышында әлеге премиягә лаек­лы кеше табылмаган очракта, аны беркемгә дә бирмәячәкләр.

Жюрины быел да Салават Фәтхетдинов җитәкли, аның урынбасары – Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов. Жюри сос­тавында – Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Казан дәүләт консерваториясе укытучысы Сәгыйть Хәбибуллин, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев, Наил Сәгъдиев, эстрада җырчылары Резидә Шәрәфиева һәм Зөлфия Шакирова.
Катнашучылар арасында 15-18 яшьлекләр дә күп. Бәйге аларга киләчәкләрен иҗат белән бәйләргә, профессиональ музыкаль белем алыр­га  ярдәм итәчәк әле.

Фото: Татар-информ
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading