Соңгы елларда безнең халык юридик яктан, ай-hай, грамотный булды дим, җәмәгать. Әгәр иртән торып аяк өстенә басуга законнарның кулланышын белмәсәң, сине таптап китүләрен көт тә тор инде.
Ә инде кем дә булса сине кыерсытса, бу очракта, гаделлекне яклау максатыннан, суд органнары тиешле эш башкара. Моның турында безнең зирәк халык бик яхшы аңлап яши хәзер.
Бәлки, шуңа күрә соңгы вакытта кешеләр арасында нинди дe бәхәс куба калса: “Мин сезне судка бирәм!”- дигән туры сүзләр бик еш кулланыла да инде.
Бу, нигездә, үзем белән булган хәлне сезгә сөйләсәм дә ярый хәзер.
Yткән елда минем йорт хуҗалыгындагы казларым күршемнең бакчасына кергәннән соң, ул миңа: “Мин сезне судка бирәм!” – дип янады. Һәм мин: “Ярар инде, күрше, кичер”, – дип ялварып, бер каз, ике шешә белән бәхилләттем үзен. Ул да, мин дә риза булып калдык. Аңа да бәхилләтүем бик ошап калды. Инде быел куркам, үзем күрмәгән арада күршем бакчасына сарыкларымны гына куып кертмәсен, дим.
Ай-hай, торам-торам да, халык юридический грамотный булды бит, дип hаман гаҗәпләнәм.
Ә беркөнне үзем күршемә: “Син көмешкә куасың, мин сине судка бирәм!” – дип янадым. Ә ул: “Хе! Син законнарны белмисең что ли, имею право, мин аны үзем өчен генә ясыйм”, – дип җавап кайтарды.
Мин сезне судка бирәм! Судта очрашырбыз, – дигән сүзләр кешеләр арасында көннән-көн яңгырапмы яңгырый.
Беркөн шулай азык-төлек кибетенә керсәм, сатучы белән сатып алучы низаглашыпмы-низаглаша. Алар бер-берсенә: “Мин сине дә, мин сине... очрашырбыз әле, күрсәтермен әле, судка бирәм сине”, – дип әйтешәләрме-әйтешәләр иде.
Чыдамадым мин бу хәлгә, авызыма сигаретымны кабыздым да, урамга чыктым. Ә арттан тавыш: “Мин сезне судка бирәм!” Сөбханаллаһ! Бу нәрсә, дим. Әллә акылдан шашам инде. Эчмим дә бит, “белая горячка” да юк үземдә. Борылып карасам, янгын куркынычсызлыгы инспекторы арттан бара икән hәм ул: “Слушай, тeмәкең белән урамда чаткылар коеп йөрмә. Эшегез судта булуы мөмкин”, – дип миңа кисәтү ясый.
Һәм мин авыз эчемнән догаларымны укып, сулышымны кысып, тәнемә сыеша алмыйча, тиз генә өйгә элдерәм. Ә башымнан hаман бер генә уй китми. Ник соң болай: “Мин сезне судка бирәм”, – дип кешелeр бер-бересен куркыталар икән, дип гаҗәпләнәм.
Рөстәм Арифуллин,
Ульяновск,Иске Кулаткы.
Комментарийлар