- Мин моны йөрәгемдә йөртсәм гөнаһ булыр, - дип килеп керде ул безгә. 70ләргә якынлашкан ир кеше иде ул. Утырырга тәкъдим иттек. Һәм игътибар белән тыңладык.
- Бу нинди галәмәт икән?! Шулай бер көнне караңгы төшә башлагач, урамга чыктым. Туганымның хәлен белеп кайту иде максатым. Барам шулай урамнан. Каршыма бер кыз килә. Килеп җиткәч туктатты бу мине.
- Әйдә, мин синекен фәлән итәм, син миңа акча бирерсең, димәсенме бу! Ах, мин әйтәм, оятсыз, дип тузынып киттем мин. Куркып йөгерде, дисезме, юк, и-и, абый, сез картырак икән шул, дип тыныч кына китеп барды...
Бүлмәдә тынлык урнашты. Абыебыз бераз тынып торды. Без дә шаккатып бер сүз әйтә алмый торабыз.
- Нинди заманда яшибез... - дип үзалдына сөйләнгәндәй итте ул. Күзләре дә дымланып китте. - Бу турыда дәшми калырга ярамый. Языгыз сез бу турыда. Оятсызлык бит бу! Кая барабыз? Берәүнең кызы бит инде ул! Кадерлесе... Әллә кадерсеземе... Арчада бит бу! Әллә кайда түгел!
Румия Надршина, Арск-Информ
Фото: https://pixabay.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
4
1
Әллә ниләр бар тормышта! Аллам сакласын! Балаларыбыз тәүфиклы булсын иде!!!
0
0
2
0
Акылы зэгифлекме икән... Аңларлык нәрсә тугел, кая бара бу дөнья...
0
0