16+

«Минем авыруым оппонентларымны, дусларымның кем икәнен күрсәтте»

Коронавируска тапшырылган тест уңай нәтиҗә күрсәткән КПРФның төбәк бүлеге җитәкчесе матбугат вәкилләре алдында чыгыш ясады.

«Минем авыруым оппонентларымны, дусларымның кем икәнен күрсәтте»

Коронавируска тапшырылган тест уңай нәтиҗә күрсәткән КПРФның төбәк бүлеге җитәкчесе матбугат вәкилләре алдында чыгыш ясады.

КПРФ сәяси партиясенең төбәк бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов фикеренчә, хәзер безгә республикада фән үсешенә ярдәм итәргә һәм Республика йогышлы авырулар хастаханәсен яңадан җиһазландырырга кирәк.
Билгеле булганча, депутат 22 апрель көнне коронавируска тест тапшырган иде. Аның беренче тесты уңай нәтиҗә күрсәтеп, КПРФ вәкиле Дәүләт Советы депутатларының 23 апрельдә узган утырышында да катнаша алмады. Шуңа бәйле рәвештә, Хафиз әфәнде тәкъдимен һәм үпкәсен җиткерде.

Вирусны ачыклау өчен тестны ул Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә тапшырган. Әмма депутат хастаханә эшеннән тулысынча канәгать калмаган булса кирәк. Аның фикеренчә, хастаханә тиешенчә җиһазландырылмаган, аны тулысынча яңадан җиһазландырырга, дарулар, медицина кирәк-яраклары белән тәэмин итәргә кирәк, ди ул. Тик моны федераль үзәк ярдәме белән генә эшләп була, дип саный Миргалимов.

Үпкә белдерүе исә диагнозы белән бәйле булып чыкты. Хафиз Миргалимов фикеренчә, аңарга куелган диагнозны башкалар белергә тиеш булмаган. Бу шәхси мәгълүматны читләргә тарату, дип саный депутат.

Хафиз Миргалимовка “уртача авыр дәрәҗәле” коронавирус диагнозы куела. Әмма азактан тестларның өчесе дә тискәре нәтиҗә күрсәтә. Өстәвенә, депутатта авыруның бер генә билгеләре дә күренми.
- Ай дәвамында эшкә йөрдем. Шулай булгач Дәүләт Советындагылар һәм Хөкүмәттәгеләр дә авырыр иде. Район башлыклары белән очраштым. Берәү дә чирләмәде, ә Миргалимов, янәсе, чирләгән, - ди депутат.
Мондый сүзләр таратучыларга да дәгъвасы бар КПРФ җитәкчесенең.

- Бөтен Татарстан һәм Россиянең беренче секретарнең сәламәтлеге хакында сөйләве мине шаккатырды. Мин бик рәхмәтле, әлбәттә. Әмма шәхси мәгълүматлар, авыруның диагнозы хакында бөтен дөньяга сөйләү кирәкми иде. Минем авыруым оппонентларымны, дусларымның кем икәнен күрсәтте. Баксаң, минем янәшәмдә “яшерен” санитар табиблар бар икән һәм алар мине эштән азат итәргә дә әзер, - дип дәгъва белдерде Хафиз әфәнде.

Депутат үзбикләнү режимыннан чыгуга карата да фикерен белдерде. Шулай ук май азагына кадәр балалар бакчалары өчен түләүне кичектерергә кирәклеген искәртте.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading