16+

Минтимер Шәймиев: “Без тарихи вакыйгалар шаһиты”

Татарстан Халыклары Ассамблеясы 30 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан уздырылган киңәйтелгән киңәшмә дә юкка гына бүген үткәрелмәде.

Минтимер Шәймиев: “Без тарихи вакыйгалар шаһиты”

Татарстан Халыклары Ассамблеясы 30 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан уздырылган киңәйтелгән киңәшмә дә юкка гына бүген үткәрелмәде.

Иртәгә, ягъни 4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә бит.

Бәйрәм булгач, мәртәбәле кунаклар да чакырмый булмый. Бүгенге утырышның түрендә Идел буе Федераль округында Россия Президентының Вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паншин, Ислам хезмәттәшлеге оешмасында РФның даими вәкиле Рамазан Габделатипов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары Ассамблеясы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин һ.б. бар иде. Бәйрәмгә барлыгы 220 ләп кунак чакырылган. Алар барысы да 170 ләп милләт вәкиле булган Татарстанның бер өлеше, бер кыйпылчыгы.

Татарстан Халыклары Ассамблеясы да кайчандыр 20 квадрат метрлы бер бүлмәдә эшен башлаган булган. Ул вакытта республикада бары 9 милли-мәдәни берләшмә эшләгән. Хәзер республикада яшәүче һәр милләт вәкиленә ишекләре ачык булган зур бина бар.

“Артка борылып карасак, Ассоциация, ә соңрак инде Халыклар Ассамблеясының нинди зур юл узганын күрергә була”, - ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Сүз уңаеннан, Ассоциация Ассамблея буларак 2007 елда гына формалаша. Шул вакытта аның составына кергән милләт вәкилләре саны арта. Төрле шәһәрләрдә филиаллар һәм вәкиллекләр барлыкка килә. Хәзер инде күп кенә шәһәрләрдә Халыклар Дуслыгы йортлары да гамәлдә. Ассамблея үзе 257 милли-мәдәни оешмаларны һәм 36 милләт вәкилен берләштерә.

"Милли иҗтимагый оешмаларның 30 ел элек сайланган  төрле дәрәҗәдәге хакимият органнары белән хезмәттәшлек итү юлы тулысынча үзен аклады, - диде Дәүләт Советы Рәисе. - 173 милләт вәкилләре тату яшәгән һәм үсә торган җиребез элек-электән чын туганлык һәм күршелек бәйләнешләре белән бәйләнгән күп этнослар өчен туган җир булып тора».

Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстанда төрле милләт кешеләренең күп гасырлык бергә яшәве «күптөрлелектә бердәмлек» милләтара хезмәттәшлегенең уникаль формуласын эшләгән. Болар барысы да телләрне һәм мәдәниятләрне баетуга, үзара аңлашуның һәм хезмәттәшлекнең тирән традицияләрен формалаштыруга ярдәм итте, дип өстәде ул.

Ассамблея җитәкчесе туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләренә дә тукталды. Татарстанда күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшли. Анда балалар гына түгел, урта һәм олы яшьтәге кешеләр дә ана телен өйрәнә ала. Шулай ук республикадагы милләтләр үзләренең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, җыр-биюләрен, тарихын өйрәнү өчен дә шартлар тудырылган.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Ассамблея грантлар конкурсларында актив катнаша. 11 ел эчендә генә дә оешма Хөкүмәттән 127 грант откан. Аларның гомуми суммасы 42 млн сум тәшкил итә.

“Бу практиканы алга таба да актив кулланырга кирәк”,- дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев сүзләренчә, узган еллар нәтиҗәләренә карасак, республиканың дөрес юнәлеш алуына инанырга була.

“Без сезнең белән тарихи вакыйгаларның тере шаһитлары, күп нәрсәләр аша үтәбез һәм үттек, әмма үз авырлыгы белән узган еллар безне яхшы якка үзгәртте, - ди Минтимер Шәймиев. – Бу алга китешнең, казанышларыбызның этәргеч көче. Без бер - беребезгә якынлаштык, аңлашу артты һәм бу безне тагын бер тапкыр дөрес юлда булуыбызга ышандыра."

Фото: ТР Дәүләт Советы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading