16+

Минтимер Шәймиев: "Марат Шакирҗан улы яшь чагыннан тырыш, намуслы, креатив булды"

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев яңа Хөкүмәткә дә, Марат Хөснуллинга да ышаныч белән карый.

Минтимер Шәймиев: "Марат Шакирҗан улы яшь чагыннан тырыш, намуслы, креатив булды"

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев яңа Хөкүмәткә дә, Марат Хөснуллинга да ышаныч белән карый.

Россия премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллинга да, гомумән, Россиянең яңартылган Хөкүмәтенә дә Минтимер Шәймиев зур өметләр баглый. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе фикеренчә, хөкүмәтне яңарту идеясе бик вакытлы адым булды: “Өметләндергеч адым бу”.

М.Шәймиев Хөкүмәт составына кергән якташыбыз Марат Хөснуллинны күптән белүе хакында җиткерде. Яшь чагыннан да уңышка ирешүчән булуы, институтны тәмамлагач, армиядә хезмәт итеп кайтып турында да искә алды. Беренче Президентыбыз фикеренчә, яшь чагыннан тырыш, намуслы, креатив булуы Марат Шакирҗан улына 35 яшендә үк республиканың төзелеш тармагын җитәкләргә мөмкинлек биргән.

"Марат Шакирҗан улы кешеләрне ярата, уртак тел таба белә. Ә бу – җитәкчеләр өчен уңыш нигезе”, дип белдерде Минтимер Шәймиев.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading