Татарстанның Беренче Президенты, республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Конституциягә үзгәрешләр кертүнең әһәмиятле факторларына тукталды.
Минтимер Шәймиев фикеренчә, тотрыклы хакимият - ул ил үсешенең мөһим факторларыннан берсе.
«Иң мөһиме — Төп закондагы барлык нигезләмәләрнең бернинди тайпылышсыз үтәлүе. Аерым алганда, РФ Конституциясе барлык халыкларның да туган телләрен саклауны гарантияли. Конституция гаранты — безнең Президент һәрчак һәр халык өчен дә туган телнең, ана теленең әһәмиятен билгели», — диде Минтимер Шәймиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар