16+

Минзәлә юлында өзелгән гомер тетрәндерде: өч баласы ярты ятим калды...

Ачык йөзле иде, балкып, янып яшәде, диләр. Моңа мәрхүмәнең эшчәнлеген дә, тырышлыгын, гаиләсе өчен өзелеп торучы төпле ир хатыны булуын да өстиләр.

Минзәлә юлында өзелгән гомер тетрәндерде: өч баласы ярты ятим калды...

Ачык йөзле иде, балкып, янып яшәде, диләр. Моңа мәрхүмәнең эшчәнлеген дә, тырышлыгын, гаиләсе өчен өзелеп торучы төпле ир хатыны булуын да өстиләр.

Югары Тәкермән авылы халкы 15 гыйнвар иртәсендә Минзәлә районының М-7 юлында һәлакәткә очрап, яртылаш сытылган Лада Гранта машинасы эчендә гомере өзелгән авылдашлары Лилия Садыйкова турында әнә шундый фикердә.  

Җир белән күк арасында адашкан...
Бу хәбәр дә тетрәндерде. 7 декабрь көнне 37 яшен тутырган Лилия Рәис кызы Садыйкова өч баласын ярты ятим итеп, язмыш әмере белән бакыйлыкка күченде. Бик кызганыч хәл... 61 яшен тутырган әнисе Нурания апа да, ире Азат та, энесе Рәсим белән сеңлесе Наилә дә көтелмәгән хәсрәттән, әйтерсең лә, җир белән күк арасында “адашкан”.

– Бүгенге төнне ничек чыгарбыз, шәфкать туташлары бер сәгатькә дә калдырып китә алмыйлар. Лилия юлда, моргтан алып кайтып киләләр. Сынмаган җире калмаса да йөзе карарлык, диделәр. Азат үзе дә китте. Кая барып бәрелергә белмичә йөри, күкрәгем яна, йөрәгемне таш баскан кебек, ди. Хәлләрен аңлыйбыз да соң, берничек тә ярдәм итә алмыйбыз бит, – ди мәрхүмнең ике буын туганы Алинә Якиева. 

Алинә белән Лилиянең әниләре бертуганнар. Бер нәсел гөленнән тармакланган кызлар икесе дә Югары Тәкермәнлеккә килен булып төшкәннәр. Аралашып яшәгәннәр.
– Лилия Матвеевка авылында туып үсте. Рәис абый аны тудырган әтисе генә. Лилиягә ике яшьләр тирәсендә Нурания апа Наил абыйга кияүгә чыкты. Үги әтисе дияргә тел дә әйләнми, Лилияне ул бик якын күрде. Комбайнчы булып эшләде, акчаны таба иде, бик эшчән кеше. Лилия аны әнисенә караганда да ныграк яратты. Наил абыйның әнисе – кодагый әби олыгайды, аны карарга дип, Нурания апа белән Наил абый Иске Иркәнәш авылына күченделәр, – ди Алинә.

“Түзәр хәл юк, йөрәк өзгәләнә”
Лилия Минзәләдә пешекче һөнәрен үзләштереп, Азат белән ярты ел очрашып йөргәч, гаилә коралар. Әйтүләренчә, Азат та язмыш сынауларын кичеп, әбисе кулында үскән егет. Әнисе аны да, яшьлек ялгышы белән үзе өчен генә таба...
– Азат тулы гаиләдә туган. Әтисе белән әнисе аерылышканнар. Әнисе, тормыш күтәрер өчен Чаллыга китеп, эшкә урнашкан. Азат әбисе кулында үскән. Фәйма олыгая төшкәч, алар янына кайтып урнашкан. Лилия килен булып төшкәндә ул исән иде әле Лилия килен булып төшкәндә исән иде әле ул. Фәйма апа яман шеш белән авырып китте дә, озак чирләми генә дөнья куйды. Азатны үстергән әбисе – Фәния апага 92 яшь тулды, шөкер, исән. Аңы бераз бутала хәзер, Лилиянең үлгәнелеген әйттек әйтүен. Бер оныта, Лилиянең кайтканын көтеп йөри, аңына килә дә елап та җибәрә. Лилия кулында ул да кадердә иде, хәзер кыенрак булыр инде... – ди Алинә.

Язмышларның кабатлануы... Лилия дә, әнисе кебек, үзе өчен генә бала таба. Искәндәр улына яшь ярым булган көнне Азат аның кулын сорарга килә.  
– Азат Лилияне баласы белән алды, беренче көннән үк улым, дип эндәште. Үз улы күреп үстерде. Хәзер дә бер-берсе өчен үлеп торалар. Искәндәр кайтып керүгә әтисенә барып сарылды... Искәндәр, 9 нчы сыйныфны бетереп, Чаллы шәһәрендәге педагогика көллиятенә укырга кергән иде. Лилия бит улы хакына Нәсим Дәүләтовның фермерлык хуҗалыгында эшләп йөргән җирдән, бер ай элек кенә эшеннән китте. Азат белән бергә эшлиләр иде. Чаллыга барып урнашты. “Миңа шулай уңайлырак”, – диде. Искәндәргә күз-колак буласы килгәндер инде. Әнисе вафат булгач, Искәндәрне Рәсим абыйсы брып алды. “Әниең юл һаләкәтенә очрады бит”, – дигәч, балакайның беренче сүзе: “Исәнме?” – дигән. Юк, дигәч, кочаклашып елашканнар, – ди әңгәмәдәшем.

Лилия Азаттан ике кыз бала таба. Розалинага быел 14 яшь тулачак, ул 7 нче сыйныфта укый. Ә төпчекләре Эльвинага 10 яшь. 
– Лилия кызы Эльвинаны Тупач авылындагы махсус мәктәпкә бирде. Дүшәмбе иртән Тупач авылы мәктәбенә илтеп куя да, атна ахырында дәресләре беткәч кенә барып ала иде, Эльвира интернатта яшәде. Лилянең бүгенге сәфәре дә шул: иртән Эльвираны укырга илтеп, кайтып килеше иде... Авылга кул сузымы ара калган... Каршы якка чыккан да, автобус белән бәрелешкән, диләр. Гомерең юлда өзеләсе булсамы, үз юлыңнан тыныч кына барсаң да шушы каза килеп ябыша, – ди Алинә.

Ул хаклы. Күрәчәкләр күз йомдыра. Саксызлык беләндерме, ашыгулар нәтиҗәседерме – юлларда аянычлы хәлләр, кызганыч, әледән-әле кабатлана. Әмма сак булсак иде. 
– Ире Дәүләтов хуҗалыгында эшләп калды, хәбәр килгәч тә, аны һәлакәт булган урынга җитәкчесе үзе утыртып барган. Азат машинаны  күрүгә аңын җуйган. Мин үзем мәдәният йортында эшлим. Авыл җирлеге идарәсенә Юл иминлеге куркынычсызлыгы хезмәткәрләре хәбәр иткән.  Яшен тизлеге белән таралды ул сүз, ишетүгә чыгып йөгердек. Мин барып төшкәндә, Лилияне машина тәрәзәсеннән алалар иде. Юл кырыена сузып салдылар да өстенә яптылар. Җылы тәнен суык кар куырып кына алды инде... Елап басып тордык. Эльвираны үзем алып кайттым. Өйдә генә аңлаттык, елый да елый балакаем. Розалинага укытучылары җайлап әйткән. Шушы өч баланың кочаклашып елауларына түзәр хәл юк, йөрәк өзгәләнә, – ди Алинә. 

Мәрхүмәне иртәгә өйдә юып, кәфенләп җирлиләр. Ә бүгенге озын төн көтә. Азат өчен киселгән тигезлекнең әле бергә үтәчәк соңгы төне. Балалар өчен дә әниле соңгы төн ул. Белеп торам, алар өчен мәңге дә таң сызылмасын иде дә, тик үлем бар хак. Иртән авыл ирләре яктыруга кабер казырга зират сукмагына кузгалачак...    

Садыйковлар гаиләсенә хәзер бик авыр. Өч бала әнисез, өйдә авыру әби. Боларның барысы да тол ирнең язмыш биштәрендә, күтәреп алып барасы. Хәлдән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк әле. Якиева Алина Марсель кызының 8 9871738608 телефоны Сбербанк, АкБарс карталарына беркетелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

41

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    3

    0

    Авыр туфрагын жинел булсын Лилия апа... бик иртэ киттен, яшиседэ яшисе иде Эле

    • аватар Без имени

      1

      0

      Урыны ожмахта булсын Бик кызганыч хэллэр

      • аватар Без имени

        2

        0

        Урыны ожмах турлэрендэ булсын

        Мөһим

        loading