16+

Мишәр егете видеолары белән танылган Айдар Габидуллин: "Әрсез мишәр егете образ гына, миндә мишәр каны юк"

“Чатырдап” торган мишәр егете дип уйлый инде күпләр аның хакында. Өстәвенә шаян, шук та. Ә чынлыкта Айдар Габидуллин бөтенләй дә башка, алай гына да түгел, гомумән дә “цыкылдамый”, “чыкылдамый” торган мәҗлесләр алып баручы булып чыкты.

Мишәр егете видеолары белән танылган Айдар Габидуллин: "Әрсез мишәр егете образ гына, миндә мишәр каны юк"

“Чатырдап” торган мишәр егете дип уйлый инде күпләр аның хакында. Өстәвенә шаян, шук та. Ә чынлыкта Айдар Габидуллин бөтенләй дә башка, алай гына да түгел, гомумән дә “цыкылдамый”, “чыкылдамый” торган мәҗлесләр алып баручы булып чыкты.

Әлмәт егете ул! Шәһәр малае булса да, татарчаны су кебек эчә.

-Инде 12 ел мәҗлесләр алып бару белән шөгыльләнәм. Үзем Әлмәт шәһәреннән, гаиләм белән шунда яшим. Югары белемем туризм өлкәсе белән бәйле, - ди Айдар.

Социаль челтәрләрдә, мессенджерларда Айдар Габидуллин мишәр егете “маҗаралары” белән популярлык казанды.

-Бу минем образым гына. Имеш, әрсез мишәр егете. Чынбарлыкта алай "ч"кылтамыйм мин. Гомумән дә, миндә мишәр каны юк. Минем беренче видео да очраклы рәвештә килеп чыкты . Мин тирес түгә идем, хатыным сыерчык сайравын тыңлар өчен камераны кабызган. Әрсез мишәр егете булса сиңа шулай бәйләнер иде мин әйтәм, төшер әйдә, дим. Беренче видео шулай килеп чыкты. Башта хатыным үзенең аккуантына куйды, чөнки минем аккаунт нигездә профессиональ юнәлештә иде. Аннан аңа сибелде хатлар, комментарийлар, видеоны үземнең аккуантка да урнаштырдым. Аны әллә нинди блогларга куеп бетергәннәр, кыска арада видео күп караулар җыйды. Ә калган серияләре инде сценарий буенча, уйланылып төшерелде. Хатыным күптән социаль челтәргә видеолар куй , алар кызык дип әйтә иде, үз-үземә ышанып җитмәде. Якын кешесе булганга, аңа гына шулай кызыктыр дип уйладым. Барыбыз өчен дә җиңел булмаган шушы чорда кешеләрнең кәефен күтәрә алам икән бу сериал белән — мин бик шат, - ди Айдар.

Теләсә нинди кеше дә мондый рольне ерып чыга алмый, әлбәттә. Баксаң, егетнең актерлык сәләте канында бар икән. Аның әнисе дә, апасы да заманында артист һөнәрен сайлаган, бераз театрда да эшләп алган.

- Әнием дә, бертуган апам да профессиональ актер белеме алды. Нәселемдә бу сәләт бар. Үзем балачагымнан ук КВНда катнаштым, әмма татар сәхнәсендә күрмәдем. Бу зур хезмәт, тырышлык, укымышлылык сорый торган катлаулы өлкә. Әни дә, апа да тыныч гаилә тормышын сайлады. Берничә ел икесе дә театрда эшләп алганнар, ләкин бу эш корбаннар сорый, гаиләгә карата игътибар - шул корбаннарның берсе. Ләкин алар иҗат юнәлешен бөтенләй ташламады. Әни хәзер дә банкетларда чыгыш ясый, апам балаларга спектакльләр куя, Казанда шәһәр чараларын алып бара.Хатыным да шушы өлкәдә эшли. Туйларның регистрация өлешен алып бара, аеруча татарча искиткеч матур итеп сөйли. Гаиләбездә һәрвакыт татар телендә генә сөйләштек, әни беркайчан русча дәшмәде. Җәйләр авылда узды. Татар гимназиясендә укыдым. Туган телне белү кайда яшәвеңә карамый, аны гаилә бирә һәм саклый. Кызыбыз татарча шундый тәмле итеп сөйләшә, тыңлап туя алмыйбыз, - ди Айдар.

Оста алып баручы булуы өстенә бик гаилә җанлы да булып чыкты ул.

-Иң яраткан шөгылем - кызым белән онытылып уйныйм, әкиятләр уйлап чыгарам, спектакльләр куям. Гаилә белән табигатькә чыгарга, авылларга кайтырга яратабыз. Үзем генә рульдә йөргәндә рәхәтләнеп ретро татар җырлары һәм Шамил Аляутдиновныңвәгазьләрен тыңларга яратам, - ди ул.

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading