Мәктәптән соң педучилище тәмамлагач та, үземә белем биргән учагыма кабат әйләнеп кайттым. И, ул вакытларны искә төшерәсе генә килеп тора. Башлангыч белән саубуллашу кичәсенә иң беренче тапкыр шигъри формада эшкәртмә язуым... Беренче чыгарылышымны, истәлеккә фотога төшерү өчен, автобус яллап, Нурлат шәһәренә фотостудиягә алып баруым... Ул чакта микрофон авылның янгын сүндерү машинасында гына бар иде. Мәрхүм Әхәт абый (урыны җәннәттә булсын!) берсүзсез машинасын китереп бастырды. Дүртенчеләрем мәктәп ишегалдындагы табигать кочагында, бар авылны яңгыратып, микрофонга сөйләде. Авыл белән бәйрәм иткән онытылмаслык кичә булды ул. Аннары укучыларга татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта башладым. «Мәктәп тормышын ничек кызыклы, файдалы итәргә?» дигән уй белән эшли идек без ул чакта да. Якташыбыз шагыйрә Фәүзия Мөхәммәтова белән очрашудан соң күпме укучым, кулына каләм алып, шигырь яза, әкият-хикәя иҗат итә башлады. Бераз соңрак без, аларны бергә туплап, китаплар итеп бастырдык. Гармунчы Рамил Курамшин, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, җырчы Рөстәм Закировлар очрашуга килгәч тә соклануларын яшермәде. Ә 2000 елда мәктәптә музей булдырдык! Чын музей исеме бирелү турындагы документны алу өчен, Казан юлын аз таптамадым. Шагыйрь-рәссамның үз догасы белән башкардык бу эшне. Гакыйль Сәгыйров катнашында бик күп кичәләр үткәрдек. Шәкертләремә шигырь язу, фотога төшерү серләрен өйрәткән дәресләр оештырдык якташыбыз белән. Шундый көчле рухлы бөек шәхеснең безнең мәктәп укучысы булуы – безнең өчен зур горурлык.
Безнең укучылар спортны яратып үсте, чөнки физкультура укытучылары – Илһам Әндаров һәм Илфат Әһлиуллин – һәрвакыт балалар белән бергә булды, аларны үз артларыннан ияртә белделәр.
Мәктәп эшләгәндә, авыл да гөрләп яшәде. Хәтерлим әле: әдәбият дәреслекләре авторы Альберт абый Яхин белән киңәштем дә «Тынлык белән сөйләшү» дип аталган кичә оештырырга булдым. Без, фронттан кайткан ветераннарны зурлап, бәйрәмнәрне гел үткәреп торабыз. Ә бу юлы яу кырында ятып калган солдатларга да ветераннар белән беррәттән дан җырладык, аларның туганнарына сүз бирергә уйладык. Әзерлек барышында укучыларым белән авыл өйләрен йөреп чыктык, Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган авылдашларның исемлеген тикшердек, фронттан килгән хатларны барладык. Сандык төпләрен, аулак киштәләрне актара торгач, күпме солдат хатын таптык, күңел кылларын тибрәтә торган өзекләрен укып, аудиоязмага яздырдык. Якыннарыннан бернинди истәлек калмады дип көенгән кайбер авылдашларыбызга солдат хатларын табып укыттык. Күз яшьле бәйрәм булган иде ул. Батыр солдатларның инде үзләре әби-бабай булган балалары безгә чын күңелләреннән рәхмәт әйтеп китте. Гомумән, авыл белән элемтә тыгыз иде безнең. Гаилә, укучы, мәктәп өчпочмагы нык булды. Әти-әниләр дә, укучылар да укытучы халкына хөрмәт белән карый белде. Шөкер, хәзер дә: «Баламның беренче укытучысы бит син!» яки «Улымның (кызымның) яраткан укытучысы Сез!» – дип елмаеп эндәшәләр. Укучыларымның үзләреннән рәхмәт ишетү аеруча рәхәт. Күптән күрешмәгән бер укучым өйгә бер кочак чәчәк күтәреп килеп керде беркөн. Бәйрәм көн иде ул. «Иң әйбәт укучылар тәрбияләгән икенче әниебез, Әниләр көне белән Сезне!» – дип котлап китте.
Шундый укучылар тәрбияләгән мәктәбебезгә кем генә килсә дә, чиксез канәгатьлек хисләре белән китә иде. Бинабыз әллә кайдан матур булып балкып торды, эче дә якты, иркен, матур, җылы иде. Коллектив һәрвакыт дус, бердәм, көчле булды. Төпле белем, дөрес тәрбия бирү юнәлешендә җиң сызганып эшләдек бит. Мәктәп ябылгач та, бер укытучы да юкка чыкмады анысы. Һәркем яңа эш урыны табып, хезмәт юлын дәвам итте. Әмма ул чакта әйтеп бетермәслек дәрәҗәдә кыен булды. Мәктәпсез калу бәхетсез итте дә куйды авыл халкын.
Егерме өч ел мәктәптә җыештыручы булып эшләгән әнием Роза Вафина ул вакытта пенсиядә иде инде. Сугыш елларында да эшчәнлеген туктатмаган мәктәпне шундый тыныч заманда, мул тормыш белән яшәгән чорда ябуларына аптырады ул. Мәктәпне ташкүмер, нефть белән җылыткан вакытларда, ун ел мичнең төзеклеген карап торучы электрик булып эшләгән әтием Дамир Вафин да авыр кичерде әлеге хәлне. Ә бит инде бу вакытта авылга газ кергән иде. Авыл җирлеге башлыгыбыз Рамилә Хәсәнгатовна белән Биккол мәктәбе хакында сүз кузгатсаң, бүген дә күзләре яшьләнә. «Татар халкы яшәсен дисәң, авыл яшәргә тиеш, авыл яшәсен дисәң, ике генә укучысы булса да, мәктәп булырга тиеш!» – дип саный ул.
...И мәктәбем, син безгә рәнҗи күрмә, зинһар. Безгә дә бик-бик авыр булды. Син моңаеп карап калганда, иртән автобуска утырып, ят авылга чыгып китү бер авыр булса, чит мәктәптә, яңа коллективта әле күпме вакыт үзебезне әнисеннән аерып алган бала кебек хис иттек.
Мәктәбем авыр елларда да бирешмәгән, нигә соң аны гөрләп эшләгәндә яптылар? Моны мин аңламыйм, башыма сыймый. Бер-ике ел элек яисә бүген ябабыз дисәләр, без әле моны кабул итә алыр идек, чөнки бүген авылда унбер сыйныфка йөри торган унбиш укучы гына калды. Ә бит теге вакытта балалар да җитәрлек, педколлектив та әйбәт, бина менә дигән иде. Ниндидер оптимизация дигән булдылар да әвеш-тәвеш китереп куйдылар. Яптымизация булды ул!
Күзләремне томалаган яшьләрне сөрттем дә, башымны күтәреп, авылны күзәттем. Әнә мәктәп бинасыннан ерак түгел ике катлы мәдәният йорты балкып тора. Тыштан гына түгел, эчтән дә матур ул. Анда без, хәтта әйләнә-тирә авылларда яшәүчеләрне көнләштерерлек итеп, төрле чаралар үткәреп торабыз. Мәктәбем, синең шәкертләрең оештыра бит аларны! Шәһәрләргә күчеп киткәннәр дә ел саен җыелышып кайталар да, авыл халкына рәхмәт әйтү йөзеннән, бәйрәм концерты үткәрәләр. Һәр җәйдә авыл җыенын югары дәрәҗәдә уздырабыз. Шул көннәргә чамалап, мәктәпне тәмамлауларына 10, 20, 30, 40 ел булуны билгеләп үтәргә дип, сыйныфташлар җыела, мөгаллимнәре белән тагын «дәрестә утыра».
Шулай матур яши белүебездә синең ролең бик зур, мәктәбем. Иң мөһим геройларың – педагогларның хезмәте югары булган дигән сүз бу. Әйе, безнең сине, безгә белем биргән мөгаллимнәрнең берсен дә онытырга хакыбыз юк. Гап-гади авылның акыллы укытучылары кара тактага акбур белән язып аңлаткан дәресләрендә алган белем һәм тәрбия әле тагын ничә буынга җитәрлек икән бит.
Гөлүсә Әһлиуллина, Нурлат районы Фома урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар