16+

Мәүлидә Нургали: Ир хатыны, ана, җырчы...

Изге Рамазан ае. Казанның «Әл-Мәрҗани» җәмигъ мәчетендә ифтар башлана. Ходай ризалыгы өчен ураза тотып, кулларын берь­юлы догага күтәргән 250 кеше арасында без – мин һәм җырчы, күп кенә җыр көйләре авторы Мәүлидә Нургали дә бар.

Мәүлидә Нургали: Ир хатыны, ана, җырчы...

Изге Рамазан ае. Казанның «Әл-Мәрҗани» җәмигъ мәчетендә ифтар башлана. Ходай ризалыгы өчен ураза тотып, кулларын берь­юлы догага күтәргән 250 кеше арасында без – мин һәм җырчы, күп кенә җыр көйләре авторы Мәүлидә Нургали дә бар.

Тигез, матур тавыш белән укылган дога тәэсирендә күңел йомшара, күңел алгысый. Борылып Мәүлидәгә карыйм – аның бите буйлап түп-түгәрәк яшьләр тәгәри. Күңел йомшарган мизгелдән файдаланып иреккә чыккан, сөенеч катыш борчу, өмет катыш вәсвәсә мәрҗәннәре алар. Кемнең тормышы бу капма-каршы халәтләрдән азат соң? Кемнең тормышы йә ак, йә кара сукмаклардан гына тора? Юк. Һәммәсе чиратлап.

Мәүлидә белән минем аралашуның 25 елдан артык, Казан Мәдәният институтындагы студент чордан башланып бүгенгә килеп җиткән тарихы бар. Көн саен аралашып, иң яшерен серләрне сөйләшеп тормасак та, минем өчен кадерле дуслык, кирәкле аралашу бу. Шул озак еллардан берничә кечкенә вакыйганы искә алыйм әле.

1990 еллар уртасы. Без институттан соң, төрлебез төрле җирдә «отработка» узып, Казанга әйләнеп кайттык. Авыр еллар, илнең асты-өскә килгән, кайда яхшы, кайда яман – аңламассың. Ләкин ул елларда без әле шактый яшь, төшенкелек тә бик ерак бездән, дөресен әйткәндә, ул елларның шаккаткыч авыр булганлыгын да хәзер аңлыйбыз, хәзер анализлыйбыз. Ә ул чактааа... Миндә булмаган әйбер – дусларда, дусларда булмаган акча миндә бар, төрлечә. Илсур, Мәүлидә, кечкенә Роберт Мортазиннар торган тулай торактан минекенә кадәр салмак адым белән 10 минут барасы. Мәүлидәнең үтә дә кунакчыл һәм аш-суга оста булуы сәбәп­ле – алар, кунакка баруга караганда, кунак чакыруны кулай күрәләр. Шулай булгач, кунакка да ешрак мин барам. Озаграк бармый торгач беркөнне барып керүем булды – Илсур белән Мәүлидә кычкырып-кычкырып көлә башладылар. Сәбәбе шунда: мин аларга килгәндә, гадәттә, өстәлләрендә еш кына тоз­лы балык һәм булары чыгып торган, түгәрәкләп пешергән бәрәңге була торган иде. Мин шактый озак килми торгач (ул чакта кәрәзле телефоннар һәркемдә дә юк әле), Мәүлидә Илсурга: «Зимфира күренми, әллә тоз­лы балык алып кайтып карыйк­мы икән?» – дигән. Илсур кибеттән балык алып кайтып өстәлгә куюга, мин килеп кердем. Шулай шаярышып та, ярдәмләшеп тә, борчулар булганда, бер-беребезне тынычландырып та яшәдек без.

Бер минут та тик тормас Мәүлидә үзләре яшәгән тулай торак бүлмәсенә ай саен ремонт ясый иде. Илсур гастрольгә киткәч, ду килеп бер обойны кубарып ата да, икенчесен ябыштыра да куя. Беренче карашка шундый – өй карап, ашарга пешереп, бала үстереп ятучы гына хатын кебек. Ә аның ул чакта ук әллә ничә җыры язылган булган инде. Тыйнаклыгы гына кешегә күрсәтергә рөхсәт итмәгән. Соңрак, җырларын үзе җырлый да башлагач, кечкенә кыңгыраулар чыңын хәтерләткән үз тавышы өчен махсус язылган җырлар икәнлекләре билгеле булды аларның. Әниләргә, туган якка багышланган, мәхәббәт газаплары һәм шатлыклары турындагы җырлар, әлбәттә, татар эстрадасының «баганасы» инде алар. Мәүлидә язган җыр­лар да шул ук темаларга. Сүзләре – Илсур Мортазинныкы, көе – Мәүлидә кулыннан. Мәүлидә Нургали язган җырлар арасында мин бик яраткан, Галия Гайнетдинова сүзләренә язылган «Әниемә яулык сайлыйм» дигәне бар. Әнигә бүләккә яулык сайлаудан да күңелле, аннан да ихлас эш бармы дөнья­да. Яулык сайлыйсың – димәк, әниең исән-сау, яңа яулык көтсә – димәк, күңелендә яшәү дәрте бар, көтеп торган әниең булганда, син – дөньяның иң бәхетле кешесе. Шигырьнең күз алдына тулы бер картина булып килеп басучы драматургиясенә тәңгәл көй аны шулкадәр тулы, камил итеп яңгырата.

Илсур Мортазин сүз­лә­ренә язылган, Мәүлидә белән Илсур парлап башкара торган «Куркам синең сөюеңнән» җыры – бу парның визит карточкасы.

Тагын бер истә калган, без көлеп искә ала торган вакыйга бар. Бер язны Казаннан 20ләп артист Чуашстанга «Урмай моңы» конкурсына киттек. Ике көн конкурсант булып йөргәч, Казанга кайтыр өчен төнлә Канаш вокзалына килдек. 20 кеше, кесәләрдән берәмтекләп билетлык акча чүп­ләп, Илсурга бирәбез. билетны һәммәбезгә дә ул ала. Күп­ләрнең кесәсендә акча бөтенләй дә юк. Алар билетына акча Илсур белән Мәүлидә бюджетыннан чыга, чөнки кассага бит ул бара. Соңгы тиенне дә кешегә бирү – бу гаилә өчен нормаль күренеш, соңрак мин бу хәлгә тагын да ныграк инандым. Инде кызыгы: Илсур касса янында – вокзалның бер башында, без – вокзалның икенче башында. Безнең төркемдәге салмак холыклы Фәрит Гафиятуллин Әфганстанда хезмәт иткән икән, Илсур кассага барып җиткәч, Фәритнең исенә үзенең транспортта бушка йөрүе төшә. Бу баштан, Чуашстан мишәрләренә генә хас диа­лектта Мәүлидә Илсурга кычкыра: «Илсур, Фәриткә билет алма, Фәрит аВган», Илсур, теге баштан: «Кая, нишләп ауган?», Мәүлидә: «Аумаган, аВган. Аңа бушка». Салмак Фәрит: «Әфганстанда хезмәт иткән дип кенә кычкыр идең», – дип куя.

Мәүлидә миңа эштән туктый белми торган кечкенә генә тимер агрегатны хәтерләтә. Өстәлендә әле генә коры эскәтер иде – биш минуттан патшалар табыны әзер, мунчасы «чыжлаган», йорты көйле, чис­та-пөхтә.

Мортазиннар хәзер шә­һәр читендә үз йортлары белән яшиләр. Йортны үз куллары белән салып чык­тылар дияргә була. Ярты еллап тәгәрмәчле вагонда яшәп торып булдырдылар. Бүрәнәнең бер башын Илсур күтәрсә, икенче башын Мәүлидә күтәргәндер. Туктатып буламыни ул уңган хатынны. Хәтта ул күңелендә нәзберек көй йөртүче орчык кадәр генә җырчы булса да – туктатып булмый, шулай яралган. Бу йортта ир-ат эшләргә тиешле эш тә, хатын-кыз биләмәләре дә тулы тәртиптә.
Мәүлидә – туган җанлы. Әнисен, инде мәрхүм булган әтисен, туганнарын искә алмаган көне юктыр. Дога тыңлаганда күздән мөлдерәп аккан яшьләре дә якыннарын сагыну, тормыш булгач туып торган вак аңлашылмаучылыклардан туган әрнүдер. Һәм куану – гаиләсенең тулы булуына, балаларының тигез-тату яшәвенә, оныгының яңа шөгыльләренә шатлану. Хәзер телендә күбрәк оныгы аның. «Робертны үстергәндә яшь идек. Тәмен белми калдык. Оныгыбыз биг­рәк «тәмле», – ди Мәүлидә.
Мин аны чын ир хатыны, гаилә тоткасы дип бәялим. Иреннән узып сүз сөйләмәс, беркайчан тавыш күтәрмәс, ир хакын хаклар, гаиләсен җыйнап, җайлап тотар. Гаебе булса – гафу үтенер, артык сүз әйтер өчен авызын ачмас, эндәшми кала белер.

Менә шундый ул минем нечкә күңелле, орчык кадәр нәфис, тормыш ничек кенә борылса да җырларын язудан туктамаган, хәйриячелеккә һәвәс дустым Мәүлидә Нургали-Мортазина. Ихлас күңелең яман сүзләр өчен – корыч, яхшы сүзләр өчен өрфия булсын!

Зимфира Гыйльметдинова.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading