16+

Могҗиза күп булмый!

Фигуралы шуу буенча дөнья беренчелегендә милләтебез баласы Алинә Заһитованың уңышсызлыкка юлыгуы да, Олимпия уеннарында алтын медаль яулавы кебек үк, усал теллеләрнең (телләре генә шундый микән?) ямьсез итеп авыз еруларына сәбәпче булды.

Могҗиза күп булмый!

Фигуралы шуу буенча дөнья беренчелегендә милләтебез баласы Алинә Заһитованың уңышсызлыкка юлыгуы да, Олимпия уеннарында алтын медаль яулавы кебек үк, усал теллеләрнең (телләре генә шундый микән?) ямьсез итеп авыз еруларына сәбәпче булды.

Чынлыкта исә шундый авыр, кимсендергеч шартларда, илсез-җирсез ятим бала хәлендә искиткеч уңышлы чыгыш ясап, бөек Россиягә Олимпиянең беренче алтын медален алып бирүе дә бер могҗиза булган иде. Ә могҗизалар күп була алмый. Нинди куәтле, дөнья тоткасы булып күренгән, кулларында мең төрле көч һәм мөмкинлек булган бөек милләт «абзыйлары» да әнә дистә еллар буе илгә куанычлы могҗизалар, халыкка рәхәтлекләр вәгъдә итүдән ары уза алмыйлар. Олимпия уеннарында искитәрлек чыгышыннан соң аз гына вакыт үтүгә, талантлы балабызның шул уңышны дөнья беренчелегендә дә кабатлар дип көтүебез үзе үк урынлы булмагандыр, ә без, мәгънәсезләр, уңышсызлыгы өчен аны битәрләп тә маташабыз. Хәер, аның чыгышын, авыз тутырып, уңышсызлык диясе дә килми, киресенчә, шундый Олимпиададан соң ук дөнья беренчелегендә бишенче урын алуы – чын батырлык бит ул. Менә безнең бөек ил башындагылар халыкның тормыш дәрәҗәсен, сәламәтлеген, уңай яшәү мохитен дөнья күләмендә бишенче урынга чыгара алсыннар иде әле! Илебез һәм аның җитәкчеләре өчен шатланып туя алмас, аларга Алланың рәхмәтен генә теләр идек. Инде халыктан калмады, чөнки шушы халык президент сайлауларында күпчелек ил җитәкчеләренең төшенә дә кермәслек күп тавыш бирде.

Алинә Заһитова чыгышы белән бер үк кичтә Россиянең футбол командасы, Мәскәүдә (үз өендә!) Бразилия спортчылары белән иптәшләрчә очрашып, коры исәпкә җиңелде. Үзебездә тиздән үтәсе Футбол чемпионатына җан-фәрман әзерләнеп ятканда бу. Әмма «челтәр»дә бу җиңелү «геройлары»ннан көлүчеләр әллә ни күренмәде бугай. Аларның егылып ятучыларын да интернетка элмәделәр. Фигуралы шуучыларның чыгымнары белән футболчылар аша туздырылган акчаларны чагыштырырлык та түгелдер әле. Ике төрле уендагы оттырышка ике төрле карашның сәбәбе аларга тотылган акчаның төрлечә булуында түгел инде, билгеле. Чын сәбәбе гаҗәпләндерми дә безне. Күнегелә бит. Татар баласының уңышын үз балаларыныкыдай күреп сөенүләре, оттырышын да аңлап кабул итүләре бер могҗиза булыр иде әле. Әйткәнемчә, могҗизалар күп булмый шул.
 

Рәфыйк Шәрәфиев, Балтач районы, Карадуган авылы.

Фото: rsport.ria.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афэрин, Рэфыйк абый!

    Мөһим

    loading