Сезгә мотоблок кирәк, әгәр дә:
бакчагыз зур булса;
туфрак авыр һәм балчыклы икән;
өйдә яки дачада аны саклар урын булса.
Сезгә культиватор кирәк, әгәр дә:
бакчагыз артык зур түгел икән;
теплицадагы туфракны да эшкәртергә уйласагыз;
сәламәтлегегез какшаган булса;
Бензин белән эшли торган мотоблок яки культиватор алсагыз, двигателенә акча жәлләмәгез. Ремонтларга туры килгәндә, сайлаган мотоблок, культиваторыгызга запас частьлар алып буламы-юкмы икәнлеген сорашыгыз. Ни өчен дигәндә, әлеге техника еш ватыла.
Комментарийлар