Шулай ук өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм ял итү оешмалары да ябылачак. Балалар бакчалары гадәти график буенча эшләүләрен дәвам итәчәк.
Башкаланың барлык мәктәпләрендә көзге каникуллар бер үк вакытта узачак һәм ике атна дәвам итәчәк - 5 октябрьдән 18 октябрьгә кадәр. Сергей Собянин үз сайтында мондый карар салкын тию авыруларының көзге таралышы аркасында санитар табибларның тәкъдиме буенча кабул ителде, дип хәбәр итте.
"Әти-әниләрдән балаларга каникуллар вакытын өйдә яки дачада үткәрүнең яхшырак булуын аңлатуыгызны сорыйм. Ә инде берәр кая йөрергә чыксаң - ишегалдына яки якындагы паркка гына. Күңел ачу өчен сәүдә үзәкләренә һәм җәмәгать транспортында йөрергә кирәкми. Бу бик мөһим. Бүгенгә авыручыларның шактый өлеше, еш кына симптомсыз, - бу балалар. Өйгә кайткач, алар вирусны әти-әниләренә, әби-бабайларына йоктыралар, ә аларда әлеге чир шактый авыр үтә. Әйдәгез, каникулларны авыру динамикасын киметү һәм безнең сәламәтлекне саклап калу мөмкинлеге буларак кулланабыз", - дип язган Мәскәү мэры.
Каникул вакытында дистанцион дәресләр булмаячак. Укучылар «Мәскәү электрон мәктәбе»ндә материалны мөстәкыйль рәвештә кабатлый яки яңа темаларны өйрәнә алачак. Өстәмә белем бирү учреждениеләре дә, шулай ук Мәскәү Хөкүмәтенә караган балалар ялы оешмалары да эшчәнлеген туктатачак. Балалар бакчалары һәм мәктәпкәчә төркемнәр элеккечә график буенча эшләвен дәвам итәчәк.
Мәскәүдә эпидемиологик вәзгыять аркасында 28 сентябрьдән 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә һәм хроник авырулар булган мәскәүлеләргә яңадан үзизоляция режимын сакларга кирәк. Эш бирүчеләргә шулай ук мөмкин кадәр күбрәк хезмәткәрләрне дистанцион режимга күчерергә тәкъдим ителде.
Җәмәгать урыннарында битлек һәм перчаткалар кулланырга һәм социаль дистанцияне сакларга кирәк.
Башкалада инде коронавирус инфекциясеннән прививкалар ясый башлаганнар. Беренче чиратта, ирекле рәвештә вакцинацияне табиблар ясата.
Фото: http://pixabay.com/
Комментарийлар