16+

Мәскәүдә татар генералы Абрек Әюпов вафат булган

Мәрхүмнең туганнары Әюповның коронавирус инфекциясеннән ялкынсынган пневмониядән вафат булуы хакында белдергән.

Мәскәүдә татар генералы Абрек Әюпов вафат булган

Мәрхүмнең туганнары Әюповның коронавирус инфекциясеннән ялкынсынган пневмониядән вафат булуы хакында белдергән.

Мәскәүдә 85нче яшендә генерал-полковник Абрек Идрис улы Әюпов вафат булган. Бу хакта ветеранның туганнарына сылтама белән "МК" хәбәр итә. Мәрхүмнең туганнары шулай ук Әюповның коронавирус инфекциясеннән ялкынсынган пневмониядән вафат булуы хакында белдергән. Баксаң, күптән түгел ветеранның тормыш иптәше Лилия Александровна да шул ук диагноз белән бакыйлыкка күчкән була.

Абрек Идрис улы 1936 елда Татарстанда туган. Казанның хәри һава көчләре мәктәбен тәмамлаган.Шактый еллар дәвамында Россия хәрби һава көчләре баш җитәкчесенең урынбасары булып тора. Россиянең атказанган фән һәм техника хезмәткәре. Фәннәр докторы.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading