Чараның 100 кеше яшәүче Әлбәден авылында үткәрелүе юкка түгел. Бу – Брест крепостенең легендар яклаучысы майор Петр Гавриловның туган ягы. Авыл халкы да бу бәйрәмне нәкъ шушы авылда үткәрүне хуплаган.
Скопировать ссылку
Чараның 100 кеше яшәүче Әлбәден авылында үткәрелүе юкка түгел. Бу – Брест крепостенең легендар яклаучысы майор Петр Гавриловның туган ягы. Авыл халкы да бу бәйрәмне нәкъ шушы авылда үткәрүне хуплаган.
18-20 июньдә Питрәч районы Әлбәден авылында “Хәрби уеннар” фестивале узачак.
Чараның 100 кеше яшәүче Әлбәден авылында үткәрелүе юкка түгел. Бу – Брест крепостенең легендар яклаучысы майор Петр Гавриловның туган ягы. Авыл халкы да бу бәйрәмне нәкъ шушы авылда үткәрүне хуплаган. “Фестивальне беренче тапкыр оештырганда ук авыл халкы килеп рәхмәт әйтте. Өлкән яшьтәгеләр Гаврилов белән бәйле истәлекләре белән уртаклашты”, - ди фестивальнең сценарий авторы, ТР Милли музей хезмәткәре Владислав Хабаров.
“Беренче тапкыр фестиваль моннан өч ел элек үткәрелде. Без аны иганәчеләр биргән 500 мең сумга оештырдык. Хәзер, әлбәттә, бюджет та, чыгымнар да зуррак. Әлеге фестиваль белән якташыбыз Петр Гавриловның истәлеген мәңгеләштерергә телибез. Брест крепосте Беларусь Республикасында урнашкан. Әмма ул шәһәргә барырга һәркемнең дә мөмкинлеге юк. Шуңа да без тарихи вакыйгаларны үзебездә чагылдырырга булдык”, - ди Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин. Аның әйтүенчә, быелгы фестивальгә 10 меңләп кунак килер дип көтелә.
Фестивальдә Россия һәм Беларусь Республикасыннан 250дән артык реконструктор катнашыр дип көтелә. 30 берәмлек хәрби техника һәм авиация тәкъдим ителәчәк.
Комментарийлар