16+

Ни өчен иң күп тавышны Яшьләр министрлыгы җыйган?

Киләчәктә Яшьләр министрлыгы нинди эшләрне беренчеләрдән булып гамәлгә ашыра башлый?

Ни өчен иң күп тавышны Яшьләр министрлыгы җыйган?

Киләчәктә Яшьләр министрлыгы нинди эшләрне беренчеләрдән булып гамәлгә ашыра башлый?

Аерым тармак булып аерылып чыккан министрлык, нигездә, нәрсә белән шөгыльләнергә тиеш, алга таба кайсы юнәлешләр өстенлекле булачак? Бүген халык арасында министрлыкның максат һәм бурычларын ачыклау өчен үткәрелгән сораштыруга нәтиҗә ясалды.

Сораштыруда барлыгы 10 меңнән артык кеше катнашкан. Дәүләт порталы аша билгеләнгән бурычларның кайсылары күбрәк тавыш җыйганын бүген Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Тимур Сөләйманов катнашкан Иҗтимагый Совет утырышында ачыкладылар.

Онлайн тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре беренче урынга чыккан. Аны 46 проценттан артык кеше хуплаган. Әлеге мәсьәләне хәл итәр өчен 25 балалар лагерен үзгәртеп корырга һәм капиталь төзекләндерү эшләре башкарырга кирәк булачак.

Икенче урында – үсмерләр клуб­лары, яшьләр үзәкләренең инфраструктур үсеше мәсьәләсе тора. Бу уңайдан 17 үсмерләр клубы һәм 3 яшьләр үзәге төзекләндереләчәк.
Балаларның һәм яшүсмерләрнең җәйге ялы төрле формаларда булырга тиешлеге һәм анда һәркемнең бару мөмкинлеге булсын өчен күп кеше тавыш биргән. Иҗтимагый Советта әлеге җаваплар өйрәнелгәннән соң, балаларның җәйге ялын оештыру, яшьләр өчен яшәгән җирләрендә мохит булдыру, үсмерләргә психологик ярдәм күрсәтү, вакытлыча эшкә урнаштыру механизмын көйләү, җәйге лагерьларга язылу өчен онлай теркәлү сервисын булдыру, иҗат үсеше буенча шартлар тудыру һәм авылда яшьләр проектларын куәтләү кебек җиде юнәлеш алга чыккан. Алдагы елда алар буенча эш алып барылачак.

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Советта шулай ук халык тарафыннан язылган тәкъдимнәрне дә укыдылар. Алар арасында бушлай төрле түгәрәкләр һәм секцияләр оештыру, студентларга җәмәгать транспортларында ташламалы юл билетын булдыру, уңайлы ипотека, массалы спорт төрләрен үстерү, хезмәт хакларын арттыру кебек 414 тәкъдим булган. Бу фикерләргә меңнән артык кеше комментарий язган.

Министр урынбасары Тимур Сөләйманов әйтүенчә, министрлык өчен һәр фикер мөһим. «Без белгечләрне дә, актив яшьләрне дә тыңлыйбыз. Шуңа да иң күп тавышны җыйдык», – ди ул. Сүз уңаеннан, Яшьләр эшләре министрлыгы – иң күп тавыш җыйган министрлыкларның берсе.

Рәсимә Галиева

Фото: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading