Кызык сорау. Әгәр дә вариантларыгыз булса, безгә дә языгыз әле: ни өчен шулай икән? Әлегә тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков версиясен укыйк:
– Мишәрләр арасында бик күп йомышлы татарлар, кенәзләр, морзалар нәселе сакланып калган, ә Казан ханлыгын алган вакытта барган сугышта анда булган затлы татарлар үлеп беткән. Мишәрләр арасында 40 проценттан артыгын кенәзләр һәм морзалар тәшкил иткән, Казан татарлары арасында – 6-7 процент. Аерым алганда, Темников, Касыйм, Пенза якларында зыялы татарлар яшәгән. Язучыларның, галимнәрнең бик күп өлеше мишәрләр арасыннан чыгуы да билгеле. Шуларны күз алдында тотып шаяртып әйтелгән сүз бу.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Мишэрне татардан аерып миллэтне таркатудан курыкмыйсызмы сез ? Татар диалектын аерым халык кебек тэкъдим итэсез тугелме сон?
0
0
0
0
Әз булганга каймагы дигәннәрдер
0
0
0
0
Менэ бит
0
0