16+

Ни өчен Салих Батыев үзен башкорттан татарга үзгәртергә теләгән?

Тарих фәннәре докторы Әлфия Галләмова ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе Салих Батыевның 1960 елда документларда милләтен башкорттан татарга үзгәртүне сорап гариза язуын әйтте. Бу хакта ул Актанышта үткән «Совет чорында Башкортстан татарлары: социаль-икътисади һәм этномәдәни үсеш факторлары» конференциясендә доклады белән чыгышында сөйләде.

«Гаризасында ул партия документында милләт пунктында башкорт сүзен татар сүзенә үзгәртеп язуларын сорый. Сәбәбен болай аңлата: „Әтием һәм әнием — татар, гаиләдә без өч егет, һәм башкорт булып язылганбыз. 1930 елда өлкән абыебыз безне башкорт булып теркәгән. Шул вакыттан алып мин барлык җирдә дә башкорт булып язылып барам“, — ди ул. Бу гаризасын ул 1960 елның алтынчы декабрендә яза», — диде ул.

Әлфия Галләмова Совет чорын — Башкортстан татарлары өчен этник үзенчәлекләрне саклау заманы булуын искәртте. «Алар руслаштыру һәм башкортлаштыру процессына каршы торырга тиеш була. Башкортлаштыру сәясәте башкорт халкы саны исәбен арттыру максатыннан эшләнелә», — дип әйтте ул.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading