16+

Ниязны аякка бастыру өчен 283 миллион сум акча кирәк

Удмуртия өлкәсенең Пычанки авылында яшәүче күп балалы Тимировлар гаиләсенә, 8 яшьлек уллары Ниязны аякка бастыру өчен, 283 миллион сум акча кирәк.

Ниязны аякка бастыру өчен 283 миллион сум акча кирәк

Удмуртия өлкәсенең Пычанки авылында яшәүче күп балалы Тимировлар гаиләсенә, 8 яшьлек уллары Ниязны аякка бастыру өчен, 283 миллион сум акча кирәк.

Эльвира белән Илгиз Тимировлар бер кыз, ике малай тәрбияли.

– Нияз безнең уртанчы бала. Ул тугач, менә хәзер уллы да булдык дип сөендек. Ул безнең көтеп алынган бала. Сәламәт булып туды. Һәрхәлдә, безгә  ул вакытта шулай тоелды. Егылып китүләре, абынуларына игътибар да итмәдек. Була торган хәл дидек. 2017 елның августында бронхит белән авырып, хастаханәгә эләктек. Анализлары начар иде. Анда безгә этиологиясе билгесез гепатит диагнозын куйдылар. Тик дәвалануның нәтиҗәсе булмады. Кабат тикшеренгәч, Дюшен миодистрофиясе диагнозын куйдылар. Генетик авыру ул. Буыннар өчен җавап бирә торган төп фермент 11 меңгә җиткән иде. Ә аның нормасы 228 булырга тиеш. 10-13 яшьләрдә буыннары хәрәкәтләнми башларга, сулау һәм йоту сәләте дә бетеп, 25 яшькә үләргә дә мөмкин. Буыннары хәрәкәтләнсен өчен көн дә гимнастика ясый, педаль әйләндерә. Ничек кенә теләсә дә велосипедта йөрергә хәле юк. Баскычтан менү дә авыр бирелә, тигез җирдә егыла, – ди әнисе Эльвира. 

Нияз икенче сыйныфта укый. Укырга, пазл җыярга, ашарга пешерергә  ярата. Әмма озак басып тора алмый, аяклары тиз арый, ди әнисе. Киләчәктә әтисе кебек төзүче булырга хыяллана. Ә әлегә аңа сәламәтләнергә кирәк. Элеведис дигән препаратның файдасы тиячәк, дигәннәр Тимировларга Дубай хастаханәсендә. Аның бәясе 283 миллион тора. 

Тимировларга ярдәм итәргә теләүчеләр акчаны әнисе Эльвира Миннесәгыйть кызының +7 (912) 872-58-00 номерына карталар беркетелгән. Акча юллаганда, банк картаны блокка куймасын өчен, Ниязга ярдәм дип язарга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading