«Әнкәй киявенә мең рәхмәтле!»
Дания һәм Мохтәр Әскаровлар башка гаиләләрдән берни белән дә аерылмый кебек.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Дания һәм Мохтәр Әскаровлар башка гаиләләрдән берни белән дә аерылмый кебек.
Әмма аларга сокланмый да мөмкин түгел. Дания – Шентала районы, Әбдеки авылы кызы. Аның Кара Чишмәгә килен булып төшүенә 20 еллап вакыт үткән. Уллары Илшат – Әлмәт политехник техникум студенты. Әскаровлар гаиләсендә ирнең инвалид абыйсы Мәхмүт тә яши. Мин бу гаиләдән бер генә дә зарлану сүзләре ишеткәнем юк. Киресенчә, Даниянең әнисен һәм сеңлесен дә гаиләләренә сыендырдылар. Алар туган авыллары Әбдекидән күченеп килделәр. Шулай бер гаилә булып менә ничә ел гомер итәләр. Моның сере нидән гыйбарәт, дисәң, Дания, Мохтарның роле бик зур, ди.
«Әгәр ул ачык йөз күрсәтмәсә, әни белән авыру туганымны үзебезгә сыендыра алыр идекме икән?! Әнкәй киявенә мең рәхмәтле! Кайбер кешенең үз улларыннан да мондый кадер-хөрмәтне күргәне юк. Кирәк вакытта кияү, машинасына утыртып, әби белән каенсеңелне больницага да алып бара, анда табибларга күренергә дә ярдәм итә. Безнең Мохтар үтә сабыр һәм аз сүзле», – ди хуҗабикә.
Әмма ул үзен эше белән күрсәтә белүчеләрдән. Шулай булмаса, кияү кеше хатынының әнисен һәм сеңлесен үз өенә сыендыра алыр идеме? Бу – зур егетлек! Мондый егетлекне Мохтар абый кебек кияүләр генә булдыра ала! Менә дигән үрнәк кияү ул!
Фәнис Шәфыйков, Чирмешән районы, Кара Чишмә авылы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Остазлар янына йөреп остарып була
-
#Мәгариф
“Балам кайда нишләп йөри икән?” дип борчыласы юк. Китерегез бирегә
-
#Кыскача яңалыклар
15 июльдән дә соңга кала күрмәгез!
-
#Җәмгыять
Кулың эш белсә, миллион алырга була.
-
#Язмыш
Башта бер улында, аннан икенче улларында да сирәк очрый торган авыру ачыклана...
Комментарийлар