Ә ул кичәдә югары оч кызы Гөлсинә бүләк иткән затлы сервиздан Наһар апа әле байтак еллар тәмләп чәйләр эчкәндер. Яшь чаклары искә төшкәндер.
...Каз өмәләре гөрләгән бер чорда, сәхнәгә җыйды Мәмәшир кияүләрен. Залда алма төшәр урын юк, зал халык белән тулы. Уенын-чынын бергә кушып, аңлатты кияүләргә: «Сезгә, егетләр, асыл ефәк кебек кызлар бирдек, уйламагыз, берүк, җәберләргә. Кадерләп кенә яшәсәгез, сезгә кияү-балакай дип кенә дәшәрбез. Әбижәть итсәгез... чамалагыз, бөтен авыл белән килеп җитәрбез».
Рәшит сүзләре файда бирдеме, әллә үзләре шундый яхшы туры килдеме? Әйбәт чыкты кияүләр, күзләр тимәсен. Колак салып йөрим һәрбер хәбәргә, кызларыбыз кадер-хөрмәттә хәзергә. Гел шулай булсын, берүк.
...Равилгә багышланган кичәдә кемдер елады үксеп-үксеп, кемдер түзде тешен кысып. Равил дә синең шикелле авыл бәгыреннән өзелгән бала иде, ул чакта әле яралар яңа иде. Дөрли-дөрли яна иде. Күңелләре кыллардан да нечкә иде, йөрәгенә әрнүләрдән көчләр килде. Ул чактан соң күпме гомер үткән инде, яралар да, онытылмасалар да, җөйләнгәннәр күптән инде.
...Ә бер елның ямьле язында югары оч урамы көне узды клубта. Ул көнне клубны югары очлар тотты. Ул көнне клуб гөрләп торды, җырлап торды, биеп торды. Гомер-гомергә егетләрнең иң батырлары, кызларның иң матурлары югары очта туып-үскән. Шулай булмыйча, без бит җиде улаклы чишмә суын эчеп үскән. Югары оч урамы көнен югары оч егете Рәшит сәхнәләрдә гөрләтте.
...Клубның 60 еллык бәйрәмендә шунда эшләп киткән күпме кешене бергә җыеп, истәлекләр яңартты. Сугыш елларында тракторда эшләгән, ул чакта япь-яшь кызлар булган апаларның күңел түрләрендәге истәлекләрен кабат уятты. Мәрхүм Азат әйтмешли, синең башта идеяләр склады иде инде. Авылның күпме гади генә дип йөргән кешеләре турында искиткеч кичәләр оештыра белә идең син!
Яшьләргә кирәк бу истәлекләр, үткәннәрне онытмыйча, еллар үткәч тә искә төшереп уйлансыннар өчен кирәк дия идең. Бу син үткәргән кичәләрнең иң зур максаты иде. Аларның санына да чыгарлык түгел инде. Һәр кичәгә күпме йөрәк җылысы салынган, һәрбер сүз, һәр хәрәкәт йокысыз төннәрдә мең кат уйланылган. Һәрберсендә күпме язмыш. Еламыйча чыдарлык түгел инде. Син үткәргән ул кичәләр сагындырып искә төшәләр. Сагындырып искә төшәләр дә яшьлекләргә алып китәләр.
...Иҗат чишмәң әле челтерәп ага иде,
Учагыңда күмер дөрләп яна иде.
Язмышларны язар каләм безнең кулда түгел.
Өзелепләр сагына сине күңел.
Рәйсә Галимуллина, Кукмара, Мәмәшир
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар