– Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, укучыларыбыз мәктәптә укуларын дәвам итә, шул ук вакытта техникумда да белем ала. Тракторчы таныклыгы кырда эшләү өчен генә түгел, авыл җире булгач, үз бакчаңда, хуҗалык эшләрендә дә кирәге чыга. Мәктәпнең ике физкультура укытучысы җәй көне агрофирма кырларында тракторда эшли. Бу аларга өстәмә хезмәт хакы. Өстәмә һөнәре булган кеше югалып калмый, – ди мәктәп директоры Роза Солягина.
Җәйге каникул көннәрендә агрофирмага мәктәп укучылары да булыша. Аена 10-12 мең сум акча алып эшлиләр икән.
Журналистлар килгән көнне кырга мәктәп укучылары да чыккан иде. Кырдагы эшләр белән танышкач, алар янына район башлыгы Михаил Афанасьев килде. Яшьләргә ул шушы көннәрдә Казанда Ворлдскиллс буенча үткәрелгән дөнья чемпионатының Россия этабы баруын һәм илдә эшче һөнәрләрне популярлаштырырга, авыл җиренә яшь белгечләрне җәлеп итәргә кирәклеген сөйләп, аларны булачак һөнәрләрен авыл хуҗалыгы белән бәйләргә чакырды.
– Кеше гомер буе укырга, өйрәнергә, белемгә омтылырга тиеш. Берничә һөнәр үзләштерү дә комачауламый. Сез аның белән көндәшлеккә күбрәк сәләтле булачаксыз. Уку йортларын тәмамлаганнан соң, үз районыбызга кайтыгыз. Безгә белгечләр бик кирәк, – диде ул.
Укучыларны Аграр университетны тәмамлап, авылга эшкә кайткан яшь белгеч белән дә таныштырдылар. Хатыны исә ветеринар булып эшли, хәзергә декрет ялында икән. Яшь гаилә арендалы йортта яши. Эшле дә, йортлы да булган алар.
Агрофирма кырларында Аграр университетның тәҗрибә кырлары да урнашкан икән. Быел беренче тапкыр алар Лаеш районында үзләренең 100 гектар кыр участогын булдырган. Студентлар биредә үсемчелек буенча теоретик белемнәрен практикада куллана, тәҗрибә үткәрә. Шулар нигезендә курс яисә диплом эше язалар. Бодайның 12 төрле сорты, арпаның 13 сорты, рапс, борчак, бәрәңге, авыл хуҗалыгында үстерелә торган барлык культуралар да Лаеш кырында сынау уза. Моннан тыш, биологик препаратларны да сынап карыйлар.
Очрашу ахырында сүз мәктәп укучыларын яшелчәчелеккә җәлеп итү, мәктәп бригадасын төзеп, агрофирмага ярдәм итү юллары турында да сөйләштеләр. Бүгенге көндә Нармонка авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Людмила Стерякова 32 ел мәктәпнең яшелчәчелек бригадасын җитәкләгән булган. Ул район башлыгы белән мәктәп директорына шул бригаданы кабат торгызырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты.
– Заманында бригадабызда 300 укучы бар иде. Совхоз җирен арендага алып, яшелчә үстердек. Безнең бригаданы бөтен ил буенча беләләр иде. Балалар белән бик күп шәһәрләрдә булдык. Конкурсларда катнашып, призлы урыннар алдык. Җәй буена үзләрен мәктәпкә әзерләрлек акча да эшлиләр иде. Хәзерге кебек, ул вакытта балалар урамда эшсез йөрмәде. Белгән һөнәр иңсәне басмый. Аңардан беркемнең дә үлгәне юк. Балалар кечкендән җиргә берегеп үссен иде. Бригданы торгыза алсак, үзем дә теләп ярдәм итәчәкмен, – диде ул.
Аның сүзләренчә, балаларны җәлеп итүдән бигрәк, аларның әти-әниләре белән авыррак булачак. Дөнья башка, әти-әниләрнең менталитеты да үзгәрде, минем балам укырга тиеш ди алар, юк, эшләп тә үсәргә тиешләр, ди авыл җирлеге башлыгы.
Михаил Афанасьев мәктәп, авыл советы, агрофирма, инвестор һәм район җитәкчелеге берләшеп, әлеге проект турында яхшылап уйларга вәгъдә итте.
Фото: tatarstan.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Дилбәр Гарифуллина


Комментарийлар