16+

Ну, гайбәтче дә инде безнең халык

Ну, сөйләп тә куялар, малай! Янәсе, мин – “крахабур”. Янәсе, мин, хөкүмәт акчасына коттедж салам. Бер генә катлы түгел, ике катлыны.

Ну, гайбәтче дә инде безнең халык

Ну, сөйләп тә куялар, малай! Янәсе, мин – “крахабур”. Янәсе, мин, хөкүмәт акчасына коттедж салам. Бер генә катлы түгел, ике катлыны.

Коттедж булгач, беркатлы гына булмас инде ул: өч катлыны салсам биеккә китәр иде шул, хәзер үкенеп тә куям үзе. Менеп төшеп йөрергә лифт куйган булыр идем, кәнишне, яхшы фикер башка соңрак килә шул. Аннан бит кече уллары солдаттан яңа кайтып төште. Аңа да берәр коттедж сыманрак нәрсә әмәллисе булыр әле. Ул мин төзеп куйган коттеджны ошатмас, каһәр. Бу зәвыксыз йортларны “тозсыз кешеләр” проектлаган дип, кул гына селтәр. Аңа Мәскәүнең Жульбин бульварындагы кебекләр кирәк икән.

Өй эче матурлыгыннан тышкы матурлыгы килешлерәк булганы. Аның янәшәсендә күз нурларын алып иномарка да торса, дөнья тагын да матурая төшә икән. Дөрес инде бу. Дөньясы әллә нишләде бит аның хәзер, сорыланды. Үз күңелеңне үзең күтәрмәсәң, кем күтәрер? Шуңа күрә йорт урынын сайлауга бик игътибарлы булу кирәк. Урыны җәһәннәмнең аръягында булсын, ә асфальт юлы яныннан үтсен, урман терәлеп кенә кочагын җәеп торсын. Вакытында җиләгеннән, гөмбәсеннән авыз итәрлек булсын. Җәй көннәрендә чыгып кына, каен себеркесен алып кереп саунада хуш исләр чыгарып та чабынмагач дөнья рәхәтен татып булмый бит инде?! Ә?

Кешеләрне әйтәм әле, телләренә сөял дә чыкмый затсызларның. Барлык хокук органнарын үземнеке иткәнмен, янәсе. Эшемдәге өр-яңа япун телевизоры белән магнитофонын өемә алып кайтып куйганмын, диләр. Мондагылар кино гына карап утыралар бит. Аннан соң, эштә торган булса, әллә кайчан ватып бетерләр иде инде аны. Минем өйдә озын гомерле булып, озак хезмәт итәчәк алар. Ә милиция халкына тел-теш тидерәсе юк. Әле кичә генә район газетасыннан укып утырдым, алар көче белән күпме карак тотылган, санап китсәңме? Бөтен халык урлаша икән бит. Мисалларда күрсәтелгәнчә, бер ат караучы абыйны эләктергәннәр, ат арбасына ике сәнәк печән салган булган, ә дуңгыз караучы апалар дуңгызларга саласы сыек сөтнең бер өлешен чәй алып килгән банкаларына салып китәләр икән.

Бер колхозчы хәтта ат арбасы белән силос урларга да җөрьәт иткән. Барысына да зур күләмдә штраф салганнар. Бик җиңел котылганнар әле. Мин булсаммы, аз дигәндә чәпәр идем берәр ел! Урлашмаска өйрәнеп кайтырлар иде. Урлашу безнең җәмгыятьтә чир инде, аны тиз генә бетереп тә булмас. Аннан да хәтәррәк башка бер авырту – сүзеңне тыңламау киң җәелде бездә. Мисаллар буа буарлык. Әле кичә генә төзелешкә кайткан бер “КамАЗ” силикат кирпечнең яртысын үземнең өй янында калдырып кит дип шоферга кат-кат әйттем. Бушатмыйча китеп барган. Кран китертеп, үзебездән ике эшчене җибәрергә туры килде. Шушы сүз тыңламау аркасында күпме кадерле вакыт әрәм булды. Төзелешкә вакытында кирпеч килми торды. Бездә сүз тыңламаучылар тоткарлый төзелешнең тизлеген.

Мондый тизлек белән ничек 2000 елга бар кешене дә фатирлы итеп бетерәсең? Үз йортымны төзегәндә шулай бер мәнсезе нигез блокларын мастер биш катлы йорт янына китерергә кушты дип тарткалашып торган иде. Әнә, тора бит әле ул биш катлы йорт. Кешеләр яши, нигезендә блоклары җитми димиләр, белмиләр дә аны. Хөкүмәт һәр гражданның терәге, кайгыртучысы булырга тиеш дип, Төп Законыбызга язылган. Коттедж салып бирү, янына затлы машина сатып алырга акча бирү дип уйлыйм инде мин ул кайгыртуны. Ә менә ул авыл каракларын, шәһәр алдакчыларын бернинди җәлләүләрсез суд эскәмиясенә утыртырга кирәк!

Алар безнең җәмгыятебезне артка сөйрәүчеләр. Демократияне карынында буучылар. Башка илләр белән багланышларны өзүчеләр. Парламентларга тиешле кешеләрне сайларга комачаулаучылар. Аларны бөтен халык нәфрәте утында көйдерергә кирәк! Вәт шулай. Ату минем чит илләргә барып кайтуны сүз итеп сөйлиләр. Ходаем, бер-ике тапкыр океан артына барып кайтканмын икән. Уч төбендәге Франция белән Англиягә баруым өчен күпме генә акча тотканбыздыр инде?! Япун иленә барганыма да ике ел вакыт үтте. Минем өчен 2-3 мең доллар тотылгандыр. Шуны сүз итеп сөйләп тә тормасыннар инде.

Нәфис Әхмәт,
1995 ел.

Фото: http://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading