Шәһри Казан

Өч татар театрын берләштергән "Бәхет елы" спектакле

30 гыйнвар көнне Шәриф Камалның мемориаль фатирында (Татар китабы йорты) “Бәхет елы” спектакле тәкъдим ителәчәк. Бу – театр һәм музейлар коллаборациясенең чираттагы мисалы. Спектакль Г.Камал, Г.Кариев һәм К.Тинчурин театрлары белән берлектә сәхнәгә куела. 

“Бәхет елы” – музей белән театр, авырту һәм рәхәтлек, протоколлар катгыйлы һәм шәхси хатларның җиңеллеге берләшкән зур эзләнү. Бу спектакльдә тамашачы 1937 елгы Шәриф Камал белән очраша. Янында исә гаилә әгъзалары, хатыны Хәят, кызы Зәйнәп, улы Йосыф, замандашлары, дуслары һәм дошманнары. Сәхнәләр язучы яшәгән йортта, шул исәптән ул исән чактагы күренеш сакланган мемориаль фатирда күрсәтелә.

Спектакльдә каршылыклы чорның катлаулы шәхесе башка яктан ачыла. Шәриф Камал турында кайбер мифлар да юкка чыгарыла. Сценарий исә Шәриф Камал архивыннан моңарчы җәмәгатьчелеккә ачылмаган хатлар һәм документларга нигезләнә. “Без аның 150дән артык хатын укыдык. Ул хатларның күбесе җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителмәгән. Спектакльдә хатлар турыдан-туры укылган урыннар бар”, – ди спектакльнең сценарий авторы, Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин.

Спектакльның режиссеры – Әминә Миндияр. “Бу йорт әле дә тарихны саклый. Без чормага да күтәрелдек. Икенче катта атмосфера нык сизелә. Шәриф Камал вафат булган җирдә мин үзем генә калырга да куркам”, – ди ул. 

Реклама

Шәриф Камал ролен Тинчурин театры артисты Булат Зиннәтуллин, аның хатыны ролен Камал театры артисты Ләйсән Фәйзуллина башкара.

Спектакль 30 гыйнвар көнне 18.00 һәм 20.00 сәгатьләрдә ике тапкыр күрсәтеләчәк. Киләчәктә тамашаны ай саен күрсәтү планлаштырыла. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: