16+

Онлайн мәктәп: Азнакайда бар да тәртип

Яңа төр укуның мәшәкатьләре укытучыга да, укучыга һәм әти-әниләргә дә җитәрлек. Без бит укытучының күзенә, хәрәкәтенә карап укырга күнеккән.

Онлайн мәктәп: Азнакайда бар да тәртип

Яңа төр укуның мәшәкатьләре укытучыга да, укучыга һәм әти-әниләргә дә җитәрлек. Без бит укытучының күзенә, хәрәкәтенә карап укырга күнеккән.

Әмма вакытлыча килеп туган мәсьәләләрне бергәләп чишәргә, балаларга белем бирүне дәвам итәргә кирәк. Азнакай районы мәгариф бүлеге җитәкчесенең урынбасары Лилия Әхмәдишина белән сөйләшкәч тә, мондый шартларда да белем бирә алуыбызга ышаныч артты. Мәктәпләр җиңмәгән проблема юк. Яңа төр укытуның белән кызыксынып шалтыратканда, ул беренче көнгә нәтиҗә ясау өчен видеоконференция үткәрергә җыена иде.

Хәзер укытучылар белән беренче көнгә нәтиҗә ясыйбыз. Безнең барлыгы 22 мәктәп, 9 филиал бар. Башлангыч һәм төп мәктәпләрнең һәрберсендә эш башланды. Системага 100 процент керделәр. Бер платформа эшләмәсә, алар башка платформалар куллана ала. Һәрбер директор урынбасары хисап бирде, бездә проблемалар юк. 23март көнне 474 бала компьютерсыз иде. Аларга һәрбер мәктәптән планшет, телефон, компьютер табып бирдек. 9 авыр гаиләдәге балаларга да компьютерлар юнәлттек, – дип сөйли ул.

Балаларның дәресләре бер үк вакытта үтәргә мөмкин. Кайбер гаиләләрдә берничә бала мәктәптә йөреп укый иде. “Бер гаиләдән укучы дүрт бала бар. Дүртесе дә бер үк вакытта утырса, барыбер җитми аларга. Шуңа да аерым методика белән биремнәр бирәбез. Андый гаиләләргә аерым расписание төзибез. Ул балаларга аерым дәресләр үткәрәбез. Шул ук вакытта 2-3 ата-ана: “Без интернетны эштән кайткач кабызабыз. Балаларга аерым интернет кушмыйбыз”, – диделәр. Аларга сәгать 4 соң дәрес үткәрәбез. Сарлы мәктәбендә Әхмәтовлар гаиләсендә дә өч бала бар. Берсе 11 класста Казанда лицейда иде, ул да авылга кайтты. Икенчесе 9 сыйныфта укый. Икесе дә чыгарылыш сыйныфлар бит. Өченче малай беренчедә. Хәзер шул өч малай да бергә укый”, – дип сөйли Лилия Әхмәдишина.

Сүз дә юк, мәшәкатьләр җитәрлек. Укытучылар исә яңадан-яңа платформалар өйрәнәләр. “645 укытучысы системада эшли. Хәзер “Учи.ру” платформасын өйрәнәбез. “Зоом” да уңайлы, скайпта, ватсапта та эшлибез”, – диләр Азнакайлар.

Игътибар итсәк, ата-аналарга да контрольне арттырырга туры киләчәк. Укучыга өйдә күбрәк мөстәкыйль эшләргә кала. “Балалар мәктәптә укыса да, онлайн укыса да, контрольне һәрвакыт алып барырга кирәк. Әти-әнинең ярдәменнән башка да булмый. Хәзер бигрәк тә вакыты шундый. Без дә баланы укыттык. Балаларга: “Укырга утыр” дип әйтеп торырга да кирәк. Сәламәтлеген дә кайгыртырга. Озак компьютерда утырмассыннар, физзарядка ясасыннар. Безнең районда балаларга дәрестән тыш өстәмә белем бирү буенча өч юнәлеш алып барыла. Алар белән балалар да, укытучылар да бердәй кызыксына”, – дип сөйли Лилия Мөгамбәр кызы.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading