16+

Өстәлгә бәреп йомырка ватма!.. (30 апрель – янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәме)

Янгын сүндерүчеләр эше иң куркыныч һөнәрләр исемлегенә керә. Шул ук вакытта җәмәгатьчелеккә коткару бригадаларының тормышы турында аз билгеле. Янгын сүндерүчеләр турында ни беләбез соң: бригада чакыру өчен телефон номеры, аларның махсус сигналлы кызыл машинада йөрүләрен һәм янгын сүндерүләрен.

Өстәлгә бәреп йомырка ватма!.. (30 апрель – янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәме)

Янгын сүндерүчеләр эше иң куркыныч һөнәрләр исемлегенә керә. Шул ук вакытта җәмәгатьчелеккә коткару бригадаларының тормышы турында аз билгеле. Янгын сүндерүчеләр турында ни беләбез соң: бригада чакыру өчен телефон номеры, аларның махсус сигналлы кызыл машинада йөрүләрен һәм янгын сүндерүләрен.

Килешәсездер, бу шактый сай мәгълүмат, шуңа күрә барысын үзләреннән сорарга булдык. Әңгәмәдәшебез – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Янгын сүндерү-коткару бүлеге башлыгы Рамил Равилов.
– Сүзне үземне гаҗәпкә калдырган, әмма һаман да җавап таба алмаган сораудан башлыйм әле. Янгын сүндерү бүлекчәләрендә эленеп торган чиләк ни өчен конус формасында ул?
–Элек заманча технологияләр булмаган һәм янгын сүндерүчеләр, гадәттә, конуссыман формадагы чиләкне кулланган. Алар зур өстенлеккә ия: мондый җиһазны ясауга материал аз китә; аның белән су сипкәндә көч күп сарыф ителми; янгын да тизрәк сүнә; ачык өслектән һәм коедан су алу уңайлы. Тагын бер өстенлеге – ул чабып барганда аякка бәрелми.

– Янгын сүндерүчеләрнең киемнәренә дә шаккатам. Бигрәк авыр кебек. Кызу түгелме?
– Хезмәт киемебез эш вакытында иминлегебезне саклый. Янгын сүндерүченең костюмын әзерләү өчен махсус тукыма кулланыла, ул 1200 градуска кадәр булган температураны да күтәрергә тиеш. Моннан тыш, ул янгыннар вакытында төрле кислота һәм селте тәэсиреннән саклый. Янгын сүндерүчеләрнең эше куркыныч кына түгел, авыр да. Моны туры мәгънәдә аңларга кирәк, чөнки өстебездә 5тән 30 килограммга кадәр йөк йөртергә туры килә. Шуңа да янгын сүндерүче эшенә физик яктан әзерлекле кешеләр генә сайланыла.

– Янгын булган җиргә барып җитү өчен күпме вакыт таләп ителә?
– Махсус устав нигезендә янгын сүндерүчеләр бригадасы шәһәр читендәге янгын урынына 10 минутта барып җитәргә тиеш. Авыл җирлегендә вакыт 20 минутка кадәр арта.

– Янгын сүндерү машинасында гадәттә күпме су була?
– Машина цистерналарында 4000-8000 литр су саклана, шулай ук аларга 240-480 литр күбек сыя.

– Янгын сүндерүчеләргә мыек һәм сакал үстерү катгый тыела икән. Бу таләп дөресме?
– Кагыйдә буенча, янгын сүндерү командасында эшләүчеләрнең сакалы һәм мыеклары булырга тиеш түгел. Чөнки кислород битлеге кешенең битенә тыгыз ябышып торырга тиеш.

– Сез бит әле янгын сүндереп кенә калмыйсыз...
– Янгын сүндерү бригадаларының эше, күпләр уйлаганга караганда, киңрәк. Алар кешеләрне төрле гадәттән тыш хәлләрдән дә коткара. Мәсәлән, лифтлардан чыгарабыз, кайбер кешеләрнең куллары да төрле җиһазларга кысылып калган була... Янгын сүндерүчеләр төрле күнекмәләргә ия, алар бары бер максат - кеше тормышын саклап калу өчен кулланыла.

– Янгын сүндерүчеләрнең үз ышанулары, юрамалары бар дип ишеткән бар.
– Яңа кеше килгәч, аңа «багышлау» үткәрәләр. Ритуалның төп максаты - яңа хезмәткәрне су белән коендырудан гыйбарәт. Ул процедура кеше һич тә көтәмәгән вакытта булырга тиеш. Бездә янгын сүндерүчеләрне лаеклы ялга озатканда да шулай эшлиләр – өстенә су сибәләр. Монысында инде көтелмәгәндә түгел, ә мәйданда – тантаналы рәвештә.
Моннан тышта төрле хорафаталар бар. Әйтик,  кизү алдыннан яңа кием, рация яки җиһазлар алырга туры килсә, димәк, аларны кулланырга туры киләчәк. Иң кулае боларны кизүдән соң алу. Янгын сүндерү машинасындагы сигнал маякларын сөртсәң – катлаулы янгын һәм зыян күрүчеләр булачак. Кизү алдыннан эш киемнәрен юу да киңәш ителми.
Отбойдан соң, шунда ук караватка барып ятырга ярамый. Чакыру булыр, дигән шикләнү бар. Шуңа күрә кизү торучылар төн уртасыннан соң гына йокларга ятарга тырышалар. Янгын сүндереп кайтканнан соң ук баш, чәчләрне юарга ярамый – ул чагында бу чакыру соңгысы булмаячак, дип уйланыла. Пешерелгән йомырканы дә өстәлгә бәреп ватмыйлар. Аңа кул бармаклары яки кашык белән сугып ватырга кирәк. Янгын булган урыннан беркайчан да һәм бернәрсәне дә алырга ярамый – янган йорттан алынган әйбер, һичшиксез, яңа урында янып бетәчәк, дигән курку бар.

Тулырак ФОТОРЕПОРТАЖ сылтама буенча: 4нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлегеннән фоторепортаж

Анна АРАХАМИЯ фотолары

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading