16+

Оттыммы мин, оттырдыммы?

Яратырга тиеш тә бит әле мин!

Оттыммы мин, оттырдыммы?

Яратырга тиеш тә бит әле мин!

"Малайлар инкубаторда үсми! Сез яратырлык итеп малай үстергән Әнине дә яратырга кирәк, ишетсен колагыгыз! "Әниемнең, без үскәндә, иң еш кабатлый торган ике җөмләсе. Гел ишетелгән сүз бер кермәсә, бер керә бит ул. Шунлыктан мин Әнине беренче очрашканда ук, мин яратырга тиешле кеше итеп кабул иттем. Ишектән иң беренче килеп кергән минутта:

- Сез бер-берегезгә бик охшаган, бәхетле булырсыз, Аллаһ теләсә! - дигән сүзләре, оялып, куркыбрак калган җаныма сары май булып ятты. Кыюланып китеп, йөзенә күтәрелеп карадым. Сабырлыгы битендәге һәр җыерчыкка сарылган, күпне күргән акыллы кеше икәнлеге күз карашыннан аңлашылган Мировой (бу сүзне тәрҗемә итеп татарча әйтсәм, тулы мәгънәсен бирә алмам кебек) хатын иде ул. Мин килгәндә, 56 яшендә генә булса да, инде 4 малаен өйләндергән, сабый чагында ук кызын җирләгән, ирен югалткан, күрәсен күргән, тормыш тәҗрибәсе теләсә кемгә акыл бирә алырлык булып тупланган, олы йөрәкле, тормышка булган мәхәббәте сүнмәгән, искиткеч уңган-булган Ана - хатын-кыз иде. Ничек итеп шул кешене яратмыйсың ди?! Яратырга тиеш тә бит әле мин!

Бер-беребезгә мишәр, татар сүзләрен өйрәтә-өйрәтә, тиз генә аңлаша алмаганда көлә-көлә, кара-каршы утырып беребез сөтле (мин), беребез җимешле чәйләрне эчкән вакытлар инде төштә генә булгандыр кебек.
Бик күп нәрсәгә өйрәтте ул мине - 19 яшьлек сабыйны. Ипи салырга да, бала юындырырга да, мантый пешерергә дә, врач булырга да - саный китсәң бик күп.

Врач дигәннән, бер истәлек бүгенгедәй хәтеремдә.
Әнинең теше сызлый. Өзгәләнә яңагын уып.

- Мондый дару эчеп кара, тегенди дару эчеп кара, кайсын алып килим, одеколон (ул вакытта өтә торган "тройной" заманы) ышкып карыйсыңмы әллә? - дигәнгә:
- Әйдә алыйк әле шул тешне! - дип куймасынмы.
- Ничек инде алабыз, нәрсә белән, нишләтеп? - дим, аптырап.

- Мин хәзер аңа җеп бәйлим, син тартасың, үземнең көч җитмәс, авыртыр, - ди.
- Син нәрсә инде, әни, каты селкенәмени ул? - дим. Авызын ачып тешен күрсәтә, алгы теш, селкенер-селкенмәс әз генә кузгалган кебек.

- Бу бит әле селкенми дә, кая моны аласың, җеп өзелсә, врачка барырга кирәк!

-Теш сызлаган саен больница юлын таптый башласаң, төбе беткәндер инде аның, әйдә Аллаһка тапшырыйк, ефәк җеп өзелми ул, кулың көчле синең, сыгып элгән керләрең ярты сәгатьтә кибә! - ди.

Шул сүз җитә калды, әнинең миңа булган ышанычын югалтырга ярамый: "Әйдә, Айзирәк, тәвәккәллә! - мин әйтәм, эчтән генә. Әни ике кат чорнап тешен бәйләде дә, ефәк җепнең икенче башын миңа тоттырды. Әзрәк шүрләсәм дә, мин дә, җепне ычкынмасын, шумасын өчен, биш бармакның бишесен дә әйләндереп алып, уң кулның учына кысып тоттым.

- Бер, ике, өч, Аллаһым, бир көч!"- дип күзне йомдым да, бөтен көчкә җепне аска тарттым. Күзне ачсам, рәхмәт төшкере, җепнең икенче башында теш эленеп тора, әнигә карыйм, авызыннан шарлап кан ага, үзе миңа карап елмая:
- Менә булды, сызлавы да бетте! - ди.
Әлеге вакыйганы, авылга баргач, үз әниемә сөйләгән идем:

-Сиңа ышанып авыз тапшырган кодагыйга рәхмәт инде, теле белән йолкып алырсың бит! - дип, рәхәтләнеп көлде.
 Ююююк, андый уй башыма да килмәде.

Әйткәнемчә, укол кадарга да ул өйрәтте мине (институтта медицина укыдык та бит, тере кеше өстендә практика үтмәдек).
 -Кемне эзләп, кемгә йөреп бетәсең, әйдә када, синнән була! - диде дә, ничек инде тыңламыйсың, шундый ышанычны ничек акламыйсың?! Хәзер дә рәхмәт укыйм: "Әле дә ярый, шул вакытларда, курыкмыйча, үз өстеңдә шундый тәҗрибәләр ясатканыңа, тормышта бик кирәкле эшләргә өйрәткәнеңә чиксез рәхмәт!" - дим.

Еллар үткән саен да, ул үлгәннән соң туган ике балабызга карап (өченчесе кыз, үзеннән туса да шуның кадәр охшамас):

– Кочагыңда иркәләп, яратып үстергән зур малаебыз кебек, боларын да шулай үстерешсәң, ни була иде инде? - дип бик еш "үпкәләдем" үзенә. Урыны җәннәт түрләрендә булсын.

Кызлааааар, ишетәсезме, егетләр инкубаторда үсмиииии!

Тәвәккәллек ике яклы бит әле ул, дуслар. Я отасың, я отыласың. Откан чаклар да күп булды, оттырганнары да әз түгел.
Тәвәккәл булмасам, икебез дә институтта укып йөргән көенә (әйткәнемчә, ирем 4 нче курста, үзем 3 тә) кияүгә чыгуга, 10 ай эчендә 20 яшемдә бала табар идеммени мин? Хәзерге яшьләр кебек: "Укып бетерик, тормышны көйлик, карьерага ирешик", - дигән уйлар белән, берничә ел бәлки сабыр иткән булыр идек. Алай дисәң, сабыр итеп кара авыл җирендә. Никах көнеңнән бармак бөгеп, синең айларны саный ич авыл апайлары. Әз генә иртәрәк булса - бер төрле гаеп, чүт кенә соңга калсаң, икенче төрлесен чәпәгәннәрен көт тә тор. Шуңа күрә андый уйлар хәтта кереп тә карамады. Карьерага гомердә кызыкмадым, төп йортта яшәргә бөтен шартлар бар, ә икебезнең дә студент булуы, елына ике тапкыр озаклап-озаклап сессияләргә барырга кирәклеге әз генә дә куркытмады. Яшьлек юләрлеге, хәзер булса куркыр идем, мөгаен.

1994 елның 17 нче сентябрендә беренче мәхәббәт җимешебез - Фәнил дөньяга килде. (малай үзе санап караган кебек, сез дә туй көненнән санамагыз тагын,  никах 1993 нең 6 ноябре, бу турыда язган идем инде).

2 атналык кышкы сессия гыйнвар башында ук, гадәттә 3-4 ләре башлана (хәзерге кебек 8-10 ар көн бәйрәмнәр юк ул вакытта). Фәнил - 3 ай ярымлык бала. Әнинең алып калырга да исәбе бар, минем калдырасы, имидән аерасы килми. Киттек ике студент, чегән сумкаларын бала чүпрәкләре, кирәк-яраклар белән тутырып. Ничә төрле транспорт белән, ничә сәгать баруларыбыз истә калмаган, тулай торакның 9 нчы этажындагы бер бүлмәгә барып урнаштык. Ирем очныйда укыган вакытта студсовет председателе (шулай атала иде) булу сәбәпле, комендант белән дуслык зур, аерым бер бүлмә - безнеке. Ни өчен 9 нчы катта, чөнки анда җылы. Без барып урнашып озак та үтмәде, авылдан әти 13 яшьлек энем Айнурны китерде. Без укуда вакытта баланы ул карарга тиеш. Күз алдына китерегез, 13 яшьлек ир бала 3 ай ярымлык сабыйны карарга. Хәзер, язганда да, исләрем-акылларым китә. Нәрсә уйланылган да, ничек куркылмаган?! Без ярар инде, әти-әнием нәрсә уйлаган да, энем ничек ризалык биргән? Хәер, аңардан кем ризалык сорап торган инде.

Беренче көн укырга китәргә җыенабыз. Күкрәктәге сөтне савып, шешәләргә (мишәрләр "чиша" ди) тутырдым, печеньеларны әзерләдем, бал калагы, чынаякларны көйләдем, кәгазьгә яза-яза энемә аңлатам: шул сәгатьтә бу сөтне җылы суга тыгып торып җылытып бирәсең, бу сәгатьтә чынаякка 1 печеньены җылы су белән җебетеп ашатасың, аннары шул вакыттан соң сөтнең монысы һ.б. Эх, хәзерге смесьлар булса... Әле бит монысы бер мәсьәлә генә, икенчесе, тагын да катлаулысы бар. Яшь бала бит минут саен тышка чыга әле ул. Памперс заманы түгел, бөтенесе ыштанда. Аларына да тиз өйрәнде энем. Кечкенә табакка җылы су ясап, шунда юындырып, ыштаннарын кирәк саен алыштырып, баланы вакытында ашатып, итәгенә куеп, тимер караватта бишектә тирбәткән кебек йоклатып, нәкъ ике атна карады. (Рәхмәт, энем, бу эшеңә медаль тагарга була).

Без икәүләп иртән 8 дә чыгып китәбез, 2 тулгач, 3 нчеләрдә кайтып керәбез. 2 атна буена урам һавасы да күрмәгән, ябыгып-суырылып килгән, йөзе ак дәфтәр битен хәтерләткән энебезне безнең сессия беткән көнне әти килеп алып кайтып китте.

Җәйге сессия июньдә, балага 8 ай. Калдырасы килми - имә. Без тагын тулай торакта. Җәй, инде бала да зуррак. Никтер бу юлы энекәш тә юк, мескенемнең әллә киләсе килмәде, әллә без кирәксенмәдек, хәтерләмим. Очныйда укучы студентларның экзамен вакыты, бөтенесе тулай торакта. Тәпи дә йөри башламаган баланы, шулай ук ашарга көйләп, әйберләрен биреп, бер көнне бер бүлмә кызларына калдырабыз, икенче көнне икенче бүлмә кызларына. Безнең сессия беткәнче, ярты тулай торакка җитте. Уйлыйм-уйлыйм да, ничек ризалашты икән алар?!

Бер көн бигрәк тә истә калган. Укудан кайтабыз, йөгерә-йөгерә бүлмәгә менәбез, 7 нче катка җиттек (ул көнне бала шул этаж кызларында), көлгән тавышлар әллә каян ишетелә. Этаж ишеген ачып җибәрсәк, бер этаж кыз түгәрәкләнеп тезелеп баскан, уртада берсе безнең малайны озын сөлге белән култык астыннан яхшылап чорнаган, йөрергә өйрәтәләр. Балага да кызык, йөгерә, түгәрәктәге кызларга да кызык, рәхәтләнеп көләләр. Хәтта үзебезгә дә кызык булды. 1 айга якын җәйге сессия шулай үтте, Аллаһка шөкер.

Сүз башым бит Шүрәле дигән кебек, оттыммы мин, оттырдыммы? Оттым, әлбәттә! Әгәр шул вакытта табып, шулай үстермәгән булсак, бүген 50 яшемдә 3 яшьлек курчак-оныгыбызның бәхетле Дәү әнисе белән Дәү әтисе булыр идекме без? Аллаһыма рәхмәт дими, ни дисең?!

Айзирәк Мисалова
Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

10

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading