16+

Пандемиягә каршы көрәш чаралары тагын йомшартылды

Футбол һәм хоккей уеннарына хәзер күбрәк кеше йөри башлар, ахры. Спорт чараларында тамашачылар барлык мөмкин булган урыннарның яртысын тутыра алачак. Кафеларга да күбрәк кеше килергә мөмкин.

Татарстан Хөкүмәте коронавирус инфекциясенә бәйле кертелгән катгый чараларны тагын да йомшартты. 3 сентябрьдән кафе һәм рестораннардагы ачык һавада булган терраса-верандаларда 100 кешегә кадәр утырырга мөмкин. Моңарчы аларда 50 кешегә генә утыру рөхсәт ителгән иде. Дөрес, шунда булган һәр гражданинга (әлеге кафе-рестораннарда эшләүчеләрне дә кертеп) 4 кв.метрдан да ким булмаган мәйдан каралырга тиеш. Димәк, урыннар арттыру кирәк булачак.

Шулай ук рәсми рәвештә уза торган физкультура һәм спорт чараларында тамашачылар урыннары 50 процентка кадәр тутырылырга мөмкин. Әлегә кадәр норма 25 процент иде. Димәк, "Рубин" уеннарында, һәм, бигрәк тә "Ак Барс" уеннарында хәзер, аз дигәндә, ярты стадион тула алачак...

Фото: rubin-kazan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading