16+

ӘПЧИ... Яки ОРВИны даруларсыз гына ничек җиңәргә?

Көз җитүгә һава торышы гына түгел, кеше сәламәтлеге дә тотрыксызлана. Хроник авырулар кузгала, ГРИПП, ОРВИ сезоны башлана. Табиб-терапевт, диетолог Элина Борһанова киңәшләре көзге ОРВИ белән көрәшергә ярдәм итәчәк.

ӘПЧИ... Яки ОРВИны даруларсыз гына ничек җиңәргә?

Көз җитүгә һава торышы гына түгел, кеше сәламәтлеге дә тотрыксызлана. Хроник авырулар кузгала, ГРИПП, ОРВИ сезоны башлана. Табиб-терапевт, диетолог Элина Борһанова киңәшләре көзге ОРВИ белән көрәшергә ярдәм итәчәк.

- Тән температурасы 38 градустан түбәнрәк булган вакытта аны төшермәү яклы мин. Температура күтәрелгәндә организмда интерферон бүленеп чыга. Температураны төшереп, без аңа үзлегеннән сәламәтләнүгә кымачаулыйбыз. Шикәр, сөт ризыкларын да кулланмыйча торырга кирәк.

Беренчедән, баллы ризыклар иммунитетны төшерә. Икенчедән, бактерия, вируслар шикәрне бик ярата. Бал да баллы ризыкка керә. Инде ютәлли башлаган кеше аякларына һәм күкрәгенә горчицадан компресс ясый ала. Бу ютәлне җиңеләйтә. Аллергиясе булмаган кешеләр С витаминын цинк белән эчә ала. Алар даруханәләрдә икесе бергә дә, аерым-аерым да сатыла. Шулай ук рационда Д витамины булырга тиеш. Боларга өстәп гөлҗимеш, мүк җиләге морсы, әфлисун белән имбирлы чәй (шикәрсез!), берәр кашык лимон белән яшелчә суы эчәргә була. Гомумән, күп су организмның авыруларга каршы тору сәлатен арттыра, - ди Элина.

Элина өч көн рәттән тән температурасы 38 градус булса, һичшиксез табибка мөрәҗәгать итәргә куша.

- Кеше үземне-үзем дәвалыйм, дип мавыгып китә дә аннан безгә пневмония белән килеп җитә. Бу киңәшләр төп дәвалануга ярдәм генә булып тора. Сәламәтлегегезне саклагыз, - ди табиб.

Элина Борһановадан 4 КИҢӘШ

- Томау төшкән вакытта кулъяулык урынына кәгазь салфеткалар куллансаң яхшырак. Бер кулъяулыкны берничә тапкыр кулланырга ярамый.

- Өйдә, офиста булган очракта авыручы кеше генә битенә битлек кияргә тиеш, башкалар кимәсә дә ярый. Ә урамда битлекнең кирәге юк, анда һава әйләнеше болай да яхшы. Битлек өч сәгать саен алышынырга тиеш.

- Авыру кеше бүлмәсен даими җилләтеп, һәм җымландырып торырга кирәк. Бу сулыш юлларын чистартырга ярдәм итә.

- “Тизин” ише кан тамырларын кыса торган препаратларны биш көннән артык кулланырга ярамый.
Тамак авырткан вакытта тмин мае да бик яхшы ярдәм итә диләр. Бер аш калагы майны авызда бераз тотып йотып җибәрергә кирәк.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading