Бүген Халыкара пешекчеләр көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Юныс Әхмәтҗанов исемендәге Халыкара милли ризыклар конкурсы оештыручылары белән очрашу булды. 16-17 ноябрьдә Казанда узачак конкурс бишенче тапкыр оештырыла һәм беренче тапкыр онлайн форматта үткәрелә.
Оештыручылар сөйләвенчә, конкурста аш-су өлкәсенә аяк баскан яшь пешекчеләр генә түгел, өлкәннәр дә катнаша ала. Әйтик, быелгы конкурска инде 300 гариза кабул ителгән, алар арасында 60-70 яшьлек өлкәннәр дә бар икән. Финалга чыккан 13 катнашучы Иске Татар бистәсендәге “Алтын күл” ресторанында көч сынашыр дип көтелә.
“Конкурста катнашучыларга хәләл булмаган ризыктан пешерү тыела. Халыкара бәйге булса да, ул татар халык ашларына нигезләнгән. Шуңа да күбесе Юныс Әхмәтҗанов китабындагы рецептлар буенча ризык әзерли. Ә аны пешерү өчен нинди генә шартлар юк, ресторанда хәтта авыл миче дә булачак”, - ди Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов. Аның сүзләренчә, быелгы бәйгегә район-авылларда яшәүчеләрне күбрәк җәлеп итү планлаштырыла.
Конкурс җиңүчеләре исә Аркадий Новиковның кулинарлар мәктәбендә уку хокукына ия булачак. Моннан тыш, аларга конкурс партнерларыннан истәлекле бүләкләр һәм профессиональ техника тапшырылачак. Жюри әгъзалары, ә алар Россиянең танылган белгечләре, ризыкның тәменә генә түгел, бизәлешенә дә игътибар итәчәк. "Күңел җылысы белән әзерләнгән ризыклар җиңүгә лаек булачак", - ди оештыручылар. Конкурс турында тулырак мәгълүмат турнирповаров.рф сайтында урнаштырылган.
“Ни өчен без аларга пешекче дип әйтәбез? Минем аларны ашчылар дип әйтәсем килә. Ашчылар - безне яшәтүче, туендыручы кешеләр. Ашчы – ул тәрбияче дә, ашарга пешерүче дә, артист та һ.б. Безнең халыкта аш-су бүлмәсенә кергәндә, алъяпкыч кию, яулык ябу тәртипләре бар. Чәч күренеп торырга тиеш түгел. Әмма хәзер болар бераз онытылып бара. Шуңа күрә Юныс Әхмәтҗанов исемендәге Халыкара милли ризыклар бәйгесендә бу да искә алынырга тиеш дип уйлыйм”, - ди “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар