16+

“Права” срогы 3 елга озайтыла

Бу карар санкцияләр шартларында беркадәр җиңеллек бирәчәк. Россия Федерациясе Хөкүмәте транспорт чараларын идарә итү таныклыкларына бәйле 353нче санлы карар кабул итте. Ул документ 2022 елның 12 апреленнән гамәлгә куелды.

“Права” срогы 3 елга озайтыла

Бу карар санкцияләр шартларында беркадәр җиңеллек бирәчәк. Россия Федерациясе Хөкүмәте транспорт чараларын идарә итү таныклыкларына бәйле 353нче санлы карар кабул итте. Ул документ 2022 елның 12 апреленнән гамәлгә куелды.

Хөкүмәтнең шушы карарының 14нче кушымтасындагы 5нче пункты нигезендә, 2022 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр срок вәкаләте тәмамланачак транспорт чарасын идарә итү хокукы таныклыкларының вәкаләте автомат рәвештә тагын 3 елга озайтыла.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе пропаганда хезмәте аңлатма биргәнчә, бу ташлама ЮХИДИ тарафыннан бирелгән барлык категориядәге таныклыкларга да кагыла. Россия Федерациясе гражданнарының, шулай ук чит ил гражданнарының Россиядә укып алган ил стандартындагы таныклыкларының срогы Хөкүмәт билгеләгән вакыт аралыгында тәмамланса, таныклыкларының срогына тагын 3 ел вәкаләт өстәлә. Моны таныклык бирелгән айдан санап исәплисең. Транспорт чарасын идарә итү таныклыгы шул ук кала, аны кичектерелгән 3 ел дәвамында башкага алмаштырырга кирәкми. 

Ләкин, кайбер шартлары бар. Таныклыкның Россия Федерациясе территориясендә кулланыла торган Россия стандартындагы таныклык булуы тиеш. Халыкара таныклыкка һәм тракторчы-машинист таныклыгына бу үзгәреш кагылмый. Әгәр таныклык срогы 2022 елга кадәр тәмамланган булса, яки 2024 елда һәм аннан соңрак тәмамланса, аларның срогы шулай ук озайтылмый.

Таныклыкның срогын 3 елга озайту хокукына автомобилен шәхси максатта файдаланучылар да, шулай ук хезмәт яки эшкуарлык максатларында идарә итүчеләр дә ия. 

Россиядә 5 миллионнан артык кешегә бу карар санкцияләр шартларында беркадәр җиңеллек бирәчәк. Таныклык алмаштырганда 2 мең сум пошлина түләргә, һәм әле медицина тикшеренүе дә узарга кирәк булыр иде.
Россия гражданы әгәр 2022 һәм 2023 елларда срок вәкаләте тәмаланган яки тәмамланачак транспорт чарасын идарә итү таныклыгының срогын гадәттәге тәртиптә озайтырга тели икән, бу аның ихтиярында. Россиядә транспорт чарасын идарә итү хокукы таныклыгы 10 ел срокка бирелә.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading