Владимир Путинның тарихны сакларга, дәреслекләрдә Бөек Ватан сугышы турында тулы һәм дөрес фактлар гына бирергә чакыруы ошады. Тарих дәреслегендә Сталинград сугышы искә алынмау, әлбәттә, гафу ителмәслек битарафлык
Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасына карата укучыларыбызның фикерләрен белештек.
Илдар Сафиуллин, тарихчы-журналист:
– Төп белгечлегем – тарихчы. Шунлыктан, Владимир Путинның тарихны сакларга, дәреслекләрдә Бөек Ватан сугышы турында тулы һәм дөрес фактлар гына бирергә чакыруы ошады. Тарих дәреслегендә Сталинград сугышы искә алынмау, әлбәттә, гафу ителмәслек битарафлык. Чит илләрнең кайбер политологлары Бөек Ватан сугышында элекке СССРның фашизмны тар-мар итүдә хәлиткеч роль уйнаганын киметеп күрсәтергә омтыла. Без дөреслекне якларга тиеш.
Алисә Гыйлемҗанова, хезмәткәр:
– Яшь гаиләләргә һәм балалы аналарга ярдәм чаралары күреләчәге турында әйткән сүзләре сөендерде. Тормыш башлаган яшь гаиләләргә финанс ярдәме бер дә артык түгел. Эш урыннары булдыру, торак белән тәэмин итү мәсьәләләренә игътибар тагын да көчәйтелсен иде. Балаларның җәйге лагерьларына юлламалар алуда ташламалар булачагы да яхшы хәбәр.
Розалия Хәйруллина, журналист:
– Президент короновируска каршы көрәш активлыгын киметмәскә кушты. Европа илләрендә пандемиянең кабат көчәйгәнлеген ишетеп һәм күреп торабыз. Коронавирус белән авыручылар саны нык арткан илләргә туристлык сәфәрләренә җыенучыларны һич аңламыйм. Бу җәйдә чит илгә бармаска уйладым, Россиядә дә тарихи һәм матур урыннар җитәрлек.
Шамил Баһаветдинов, хезмәткәр:
– Владимир Путин Россиягә илбасарлык гамәлләре күзәтелсә ягъни “кызыл сызыкны” узучылар булса, каты җавап биреләчәген кисәтте. Безгә яшь буынны ватанпәрварләр итеп тәрбияләп үстерүгә финанс чыганакларын кызганмаска кирәк. Ватанпәрварлек тәрбиясе балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьларында да актив рәвештә алып барылсын иде.
Комментарийлар