16+

Путиннан балаларга акчалата яңа ел бүләге

Җиде яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бер бала өчен биш мең сум түләнәчәк.

Путиннан балаларга акчалата яңа ел бүләге

Җиде яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бер бала өчен биш мең сум түләнәчәк.

Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясе ахырында җиде яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә яңа түләү турында игълан итте.

Президент билгеләп үткәнчә, аңа балалы гаиләләргә ярдәм итү турында хакимият тарафыннан күп сораулар бирелгән.

"Мин бирегә килгәнче, хөкүмәт белән дә, президент администрациясе белән дә киңәшләштем, һәм без  балаларыбызга зур булмаган, тыйнак кына бүләк ясарбыз  дип килештек. Җиде яшькә кадәрге балалары булган барлык гаиләләргә дә биш мең сум түлиячәкбез", - диде Путин.

Ул ачыклык керткәнчә, сүз гаиләдә үсүче һәр бала турында бара, ә акчалар яңа елга кадәр бирелергә тиеш.
Матбугат конференциясе тәмамланганнан соң Кремль сайтында президент указы барлыкка килде, анда әлеге түләү ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар, сигез яшькә кадәрге балаларның попечительләренә биреләчәк диелгән. 

Балалы гаиләләр өчен өстәмә түләүләр 2020 елның 1 гыйнварыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча кертелгән. Республика бюджетыннан бу максатларга 77 млрд сумнан артык акча бүленгән.

Яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле барлык күпбалалы гаиләләр балалар бакчасы өчен түләүдән азат ителде. Шулай ук яшәү минимумыннан түбән керемле гаиләләргә өч яшькә кадәрге балага ел саен дарулар алу өчен 10 мең сум күләмендә электрон сертификатлар биреләчәк.

Биш балалы гаиләләр өчен һәм бу елдан башлап гаиләнең һәр әгъзасына керемне яшәү минимумы күләменә кадәр җиткерү өчен пособие кертелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызганыч) 7яшьтән соңгы балаларга ашарга да, яшәргә кирәкми микән.

    Мөһим

    loading