Я ңа кием кигәндә Мөхәммәд Пәйгамбәр: «Йә Аллаһым! Син мине шушы киемгә (күлмәккә, чалмага) киендердең. Синнән аның хәерле булуын сорыйм», – дип әйтә торган булган.
Бүгенге көндә без киемне бик еш алыштырабыз, иске киемнәребез еллар буе киштәләрдә ятарга да мөмкин. Ә Пәйгамбәребез нәрсә киңәш иткән соң?
Аның яңа киеме барлыкка килсә, искеләрен ул мохтаҗларга бирә торган булган һәм: «Яңа кием алгач, дога кылып, искесен мохтаҗ мөселманга бирүчене (гомере дәвамында һәм үлеменнән соң), биргән киеменең берсе генә булса да мохтаҗның өстендә булганчыга кадәр, Аллаһы Тәгалә саклар», – дип әйткән. Ә әгәр сез биргән киемнәрдә намаз укысалар, башка изге гамәлләр кылсалар, сезгә савабы тагы да артып кайтарылыр, иншә Аллаһ.
(Islam-Today)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар