Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов әйтүенчә, республикада һәр бишенче юл һәлакәте исерек машина йөртүчеләр аркасында килеп чыга. Узган ялларда гына спиртлы эчемлек кулланган шоферлар дүрт юл һәлакәтенә сәбәпче булган. Бигрәк тә Аксубай, Әлмәт, Зәй, Тукай, Теләче районнарында мондый төр аварияләр еш күзәтелә. Исерек килеш машина йөртүчеләр катнашында быелның җиде аенда барлыгы 195 юл һәлакәте теркәлгән. 29 кеше һәлак булган, 285е тән җәрәхәтләре алган.
Кызганыч, авариядә зыян күрүчеләр арасында балалар да бар. Быел биш бала һәлак булган. Алар барысы да пассажир. Статистика күрсәткәнчә, уку елы башлану белән урамнарда транспорт хәрәкәте көчәя, балалар, үсмерләр катнашындагы аварияләр саны да арта. Шуңа да Шамил Гафаров сентябрь башында юлларда аеруча игътибарлы булырга кушты. Бу уңайдан сентябрьдә республикада «Игътибар, балалар» дип исемләнгән рейд башланачак. Инспекторлар юлларга гадәттәгедән күбрәк чыгар дип көтелә.
Комментарийлар