Балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен Апас районы Азбаба авылыннан Гөлназ Гайнуллина, Кукмара районы Лельвиж авылыннан Татьяна Сидорова, Тәтеш районы Киртәле авылыннан Татьяна Романова Татарстан Республикасының «Ана даны — Материнская слава» медальләре белән бүләкләнәчәк.
«Ана даны — Материнская слава» медале Татарстанда 1999 елда «гаиләгә һәм анага дәүләт ярдәме, җәмәгатьчелек тарафыннан танылуын һәм ана-анага карата югары хөрмәт тәрбияләү максатларында» гамәлгә куелды. Медаль белән биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кызлар бүләкләнә.
Комментарийлар