- Тарихка кире кайтсак, 2018 елда Президент Дәүләт Советына юлламасында Бөтендөнья Татар конгрессына Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итәргә дигән бурыч куйды. Ике ел эчендә без аны халык белән бергә язып, быел 29 августта Милләт җыенында бергә кабул иттек. Бу татар теле үсеше буенча. Татарлар һәрвакытта да башка милләтләр белән дус булып яши белде. Бу Татарстанда да, башка төбәкләрдә дә шулай. Шул ук вакытта, Татарстанда яшәүче милләтләрнең алып бара торган дәүләт программасы бар. Аны күптән түгел генә кабул иттек, ул 2024 елдан 2030 елга кадәр барачак. Моңа дәүләт 1 млрд сум акча биреләчәк. Президент безнең һәрвакытта да татар дип кенә түгел, барлык милләтләр өчен дә җан атып йөри. Һәр милләт үз телен саклап калырга тиеш. Телсез милләт була алмый, - дигән фикерен җиткерде Васыйл Шәйхразиев.
Васил Шәйхразиев киләсе ел Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы буларак игълан ителүен искәртте һәм быел ТАССРның 100 еллыгын үткәргәндә дә, бу темаларга һәрвакытта да күп кагылыш булганын билгеләп узды.
Комментарийлар