16+

Резидә Сәлахова: "Хөкем итәргә хакыгыз бармы?"

К.Тинчурин театры артисты Резидә Сәлахованы Питрауда керәшен киеме кигәне өчен тәнкыйтьләгәннәр. “Иманыңны саткансың”, - диючеләргә Резидә җавап язды. 

Резидә Сәлахова: "Хөкем итәргә хакыгыз бармы?"

К.Тинчурин театры артисты Резидә Сәлахованы Питрауда керәшен киеме кигәне өчен тәнкыйтьләгәннәр. “Иманыңны саткансың”, - диючеләргә Резидә җавап язды. 

“Җәмәгать! Бу Питрау бәйрәме, керәшен костюмыннан төшкән фотолар, биргән интервьюлар кайберәүләрнең җен ачуларын чыгарды. Нинди генә комментарий агызмый халык... Хәтта "иманыңны саткансың! Тәре так!" кебек фразалар яздылар... Әстәгәфирулла...

Минем гаиләмне, андагы тәртипләрне, мине якыннан белмичә ничек шулай хөкем итеп һәм нахак яла ягып була икән ул? 

Реклама

Без - адәм балалары барыбыз да бертигез, хөкем итәр өчен Аллаһы Тәгалә бар.
Бүгенге күркәм Гарәфә көнне күңелгә бары бер сүз килә: "Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң... Сезне дә, безне дә кичерсен..." - дип язган Резидә.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading