– Ул тыйнак, әдәпле кеше. Ризван абый тыңлый белә, тыңлата белә. Бәхәскә керә торган кеше түгел, – дип бәяләде композиторны Салават.
Яшь талант иясе Ришат Төхвәтуллинга Ризван Хәкимов җырлары аеруча да якын икән. Моның серен җырчы болай аңлата:
– Тормышта бәләкәй генә сынауларны үткәндә, Ризван абый җырлары бик ярдәм итте. Сүз «Агымсу» дигән җыр турында бара. Беренче тапкыр аның белән күрешкәч, ул миңа: «Апаем, минем җырларны җырласаң, җырчы буласың», – диде. Башта бу сүзләр шик тә уяткан иде, әмма ничә ел гастрольләрдә йөргәннән соң, Ризван абыйга үзем килдем һәм шул вакытта ул миңа шул җырны бирде. «Никадәр авыр булса да, агымсу юлын таба» дигән сүзләр минем күңелемдә өмет уятты. Тамашачылар исеменнән Ризван абыйга рәхмәт әйтәсем килә. Композиторлар күп булса да, талантлылары аз, – ди Ришат Төхвәтуллин.
Үзе дә Башкортстанда яшь талантларга үсәргә ярдәм иткән, «Нәфисә» ансамблен җитәкләгән Ризван Хәкимов татар эстрадасының бүгенгесенә битараф түгел.
– Сәхнәне бозып бетерделәр. Яшьләребез җырласын, бөтен нәрсә яшьләр кулына калачак. Бөтен җырларыбыз, моңыбыз югалмасын. Талантлы яшьләр бик күп, мин моңа шатланам гына. Ләкин хәзер кем эшсез – шул җырлый. Хәзер күпләр үзе көен яза, үзе җырлый, үзе кул чаба, – дип, фикерен уртаклашты композитор.
Салават Фәтхетдинов та, эстрада вәкиле һәм профессор буларак, бу мәсьәләнең мәңгелек икәнен ассызыклый.
– Эстраданы үзгәртү өчен бер сәгать тә, бер ел да, ун ел да кирәкми. Бу – агымсу. Бер болгана, бер тына. Сәхнәгә кем менәсе килә – шул менә. Бу теманы беркайчан да туктатырга ярамый. Ул мәңгелек бәхәс булырга тиеш. Бәхәстә генә дөреслек туа. Кемнең ничек җырлавы – икенче мәсьәлә. Залга халыкны кертеп тә, куып чыгарып та булмый. Ул нәрсә тели – шуны карый, – ди инде 30 еллап популярлыгын югалтмаучы артист.
Моннан тыш, Салават әфәнде Башкортстан белән Татарстан артистлары арасында дуслыкны ныгытырга кирәклеген дә искәртә. Татарстанда яшәүче җырчылар Уфадан кайткан да юк, ә алар Татарстанга килергә куркамы шунда, ди.
Ришат Төхвәтуллин, эстраданың хәле җырчыларның үзенә бәйле, дигән фикердә.
– Фонограммага җырлауны тыю кирәк. Безнең җырлар мәгънәсен югалтып бара. Рус эстрадасына, чит ил эстрадасына күчеп барабыз. Меңләгән ел тарихы булган халык без. Безгә ул мирас барып җиткән, ә бездән соң нәрсә? Без Америка стиленә күчеп барабыз. Тарихыбыз югала... – дип борчыла җырчы.
...Татар һәм башкорт моңнарына корылган җырлардан торган концертларны яратучыларны һәм барлык популяр җырларны бер кичтә тыңларга теләүчеләрне исә Ризван Хәкимов 5 ноябрьдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залына иҗат кичәсенә чакыра.
– Бик күп танылган артистлар, шул исәптән Айдар Галимов, Элвин Грей кебек җырчылар, кызыклы сюрпризлар, бүләкләр булачак, – дип вәгъдә итә кичәне оештыручылар.
Лилия МИНСАФИНА.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар