Нәкия Халикова: «Без бүген бакыйлыкка күчкән газизләрдән-газиз укытучыларыбызны, барча мәктәп хезмәткәрләрен искә алып, аларның рухларына дога кылабыз, аларга ахирәт бәхете телибез.

Чын остазлар иде безнең укытучыларыбыз. Кырыс сугыш чорын, сугыштан соңгы ачлык, юклык елларын зур түземлелек белән үткәргән укытучыларыбыз укучыларга, яшь укытучыларга яшәүнең мәгьнәсен, яшәү рәвешен сүз белән түгел, ә үз үрнәкләрендә, кылган эш-гамәлләре белән җиткерделәр. Аларның эш-гамәлләреннән, үз балаларын тәрбияләү һәм кешеләр белән аралашу тәртипләреннән ихласлылык, сабырлык, яктылык, жылылык бөркелеп тора иде. Укытучыларыбызның һәрберсе бәхетнең дә үз мөмкинлекләренең чиген белеп, шуларга канәгать булуда икәнен яхшы аңлаган затлар булган. Яшьлек белән без аны тиешенчә аңлый, күрә алмаганбыз, ләкин безгә Олы Кариле мәктәбендә күп еллар Салих абый, Азат абый җитәкчелегендә, һәркемгә изгелек, яхшылык эшләргә, ягымлы караш, җылы сүз белән күңел күтәрә белүче, җор телле, юмор яратучы укытучыларыбыз Гайшә апа, Галия апа, Фәүзия апа, Суфия апа, Фәния апа, Хәят апа, Мөршидә апа, Флера апа, Туктарова Мөршидә апа, Вәгыйзь абый, Баһрам абый, Галимулла абый, Ибраһим Хәсәнович, Рамиль абый һәм башка бик күпләр янында эшләү бик рәхәт, тыныч, ышанычлы иде. Мәктәптәге техник хезмәткәрләребез Нурания апа, Сәгадәт апа, Хәдия апа, Асия апа һәм башкалар безне бик яраттылар, хөрмәт иттеләр.

Укытучыларыбыз гамьле кешеләр, беркемгә дә битараф булмады, һәрберебезгә якын туганнар кебек игътибарлы булды. Олыгайгач, күбрәк уйланасың, һәрнәрсәне тирәнрәк аңлыйсың. Бу асыл затларның яшәү рәвешләре дөньяви һәм дини белемнәр белән баетылган, иман белән сафланган. Алар укучыларның һәм укытучыларның, авыл халкының күңелендә әдәп-әхлак нигезләрен ныгыту, аларга рухи хезмәтләрне җиткерү, белем бирү өчен бөтен көчләрен биреп эшләделәр һәм тирән ихтирам, зур абруй казандылар. Без аларга мең рәхмәтле, алар да бездән риза булсалар иде.

Аларның яшәү рәвешләрен саф сулы, тирән һәм киң елга белән чагыштыру бик урынлыдыр. Төпле акыллы, белемле, ачык фикерле, сабыр холыклы, сәламәт рухлы, көчле, зарлануны белмәүче, шат күңелле, һәркемгә шәфкатьле, кешеләрне хөрмәт итә белүче бу асыл затлар, әлбәттә, саф сулы елга кебек, тормышыбызда, авылыбыз тарихында зур урын билиләр. Алар кылган изгелекләре, биргән йөрәк җылылары белән исәннәрнең хәтерендә, күңелендә яши».
Илсур Кәримуллин, Кама Тамагы, Олы Кариле мәдәният йорты җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар