16+

Роберт Миңнуллин Элвин Грейга ни өчен рәхмәт укый?

Халык язучысы Роберт Миңнуллин инстаграмда кызыклы фикерләре, яңа табадан төшкән шигырьләре, фотолары белән бүлешеп, укучылары сафын арттырганнан-арттыра бара. Бүген аның язылучылары 24 меңнән артып киткән!

Роберт Миңнуллин Элвин Грейга ни өчен рәхмәт укый?

Халык язучысы Роберт Миңнуллин инстаграмда кызыклы фикерләре, яңа табадан төшкән шигырьләре, фотолары белән бүлешеп, укучылары сафын арттырганнан-арттыра бара. Бүген аның язылучылары 24 меңнән артып киткән!

Замана белән бергә атлаучы язучының күп кенә сәнгать әһелләре өнәп бетермәгән Элвин Грей белән дә эшләре "пеште" бит. Быел Радик Казанда һәм Башкортстанда 10 меңгә якын тамашачы җыеп, аншлаг белән узган концертларында Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган "Каеннар арасында"  җырын җырлап, тамашачыга сюрприз ясады.

"Гомерләр үтә икән ул" җырын хитка әйләндергән Элвин Грей монысын да хит итми туктамас.

Роберт Миңнуллин исә инстаграмында әлеге җырының кабат сәхнәгә кайтуына куанып: "Бу безнең Оскар Усманов белән икәү язган җырыбыз! Аны озак еллар Рәсим Низамов җырлады! Татар эстрадасында иң беренче клип та шушы җырыбызга иде шикелле. Бик популяр булды! Бу җыр өчен безне мактадылар да, тәнкыйтьләделәр дә. Кыскасы, легендар җырга әйләнде ул! Инде менә җыр Элвин Грейга килеп эләкте! Ул өр-яңадан яши башлады! Ә бүген ул Уфада башкортча да яңгырый! Шәп яңгырый бит! Браво, Радик! Халыкны уяттың! Татар белән башкорт сиңа кушылып җырлый! Бөтен Спорт Сарае җырлый! Бу сезгә хоккей гына түгел! Бу - безнең Җыр яңгырый! Үзебезнең Җыр яңгырый!

Җыр шушылай яңгырарга тиеш! Җыр шушылай җырланырга тиеш!Татар белән башкортны шушылай гына уятып буладыр, күрәсең! Рәхмәт, Радик! Рәхмәт, Элвин Грей!" – дип язган.

Комментарийда бүгенге көндә хит җырлар гына иҗат итүче Айдар Тимербаев: "Сез, Татар эстрадасына бик куп матур җырлар буләк иткән кеше, Роберт абый! Рәхмәт Сезгә!!! Әлбәттә, автор буларак, бу җыр сезнең өчен бик зур горурлык, бу җырны кем генә җырласа да ул һәрвакыт бик җылы кабул ителде!? Бер сүз белән генә әйткәндә "Хит"!" - дигән.

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Бу безнең Оскар Усманов белән икәү язган җырыбыз! Аны озак еллар Рәсим Низамов җырлады! Татар эстрадасында иң беренче клип та шушы җырыбызга иде шикелле. Бик популяр булды! Бу җыр өчен безне мактадылар да, тәнкыйтьләделәр дә. Кыскасы, легендар җырга әйләнде ул! Инде менә җыр Элвин Грейга килеп эләкте! Ул өр-яңадан яши башлады! Ә бүген ул Уфада башкортча да яңгырый! Шәп яңгырый бит! Браво, Радик! Халыкны уяттың! Татар белән башкорт сиңа кушылып җырлый! Бөтен Спорт Сарае җырлый! Бу сезгә хоккей гына түгел!Бу - безнең Җыр яңгырый! Үзебезнең Җыр яңгырый! Җыр шушылай яңгырарга тиеш! Җыр шушылай җырланырга тиеш!Татар белән башкортны шушылай гына уятып буладыр, күрәсең! Рәхмәт, Радик! Рәхмәт, Элвин Грей! #elvin_grey_music

Публикация от Роберт Миңнуллин (@robert_minnullin_poet)

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Кичәге җыр... Оскар белән икебезнеке... Элвин Грей җырлый... Зал җырлый... Мин дә эчемнән генә аларга кушылып утырам... "Гомерләр үтә икән ул, Үтә дә китә икән. Күңелләр генә һаман да Нәрсәдер көтә икән..." Җыр җырланырга тиеш... Җыр тыңланырга тиеш... Җырлана бит... Тыңлана бит... Теләмәгәннәр тыңламасын... Теләгәннәр тыңласын, кушылып та җырласын...#elvingrey

Публикация от Роберт Миңнуллин (@robert_minnullin_poet)


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гомерләр үтә икән ул" җырын хитка әйләндергән Элвин Грей-дигэнсез?‍♀️?‍♀️?‍♀️?‍♀️Шундый экият язмагыз инде!!!Ул жыр ана кадэр дэ хит иде .

    Мөһим

    loading