16+

Россия халкы ел сүзе өчен тавыш биргән

Та-дам... 2020 елның иң популяр сүзе дип “коронавирус” табылган! Сораштыруда катнашучыларның 61 проценты нәкъ менә шул сүзне әйткән.

Россия халкы ел сүзе өчен тавыш биргән

Та-дам... 2020 елның иң популяр сүзе дип “коронавирус” табылган! Сораштыруда катнашучыларның 61 проценты нәкъ менә шул сүзне әйткән.

Моны сорап та торасы булмагандыр, мөгаен. Көн кебек ачык, ләбаса. Әле февральдә без ул вирусны да, сүзне дә белми идек. Әмма берничә ай эчендә мәңгегә бәгырьгә ябышырлык итеп кереп китте инде үзе.

Икенче урында – “конституциягә үзгәрешләр кертү”. Монысын да ярты ел сөйләделәр. Июнь азагында үтүк тә миңа: “Тавыш бирергә бар”, – дия сыман иде инде. Кызык, сораштыруда катнашучыларның 29 проценты гына шул сүзләрне әйткән. Ә ул процесс җитдилеге ягыннан коронавиурстан түбән димәс идем.
Өченчедә – “табиблар”, “үзчикләүләр”, “дистанцион уку”. Боларын әлеге дә баягы беренчесе популярлаштырды инде.
Дүртенчедә – “кризис”, бишенчедә – “билгесезлек”, алтынчыда – “вакцина”, җиденчедә “читтән торып эшләү” сүзләре табылган.

Сораштыруны “ВЦИОМ-Спутник" оешмасы ноябрь-декабрь айларында үткәргән һәм анда яше 18дән узган 1,6 мең кеше катнашкан.
“Яндекс” исә ел сүзе дип “карантин”, “пропуск” һәм “конституция” сүзләрен атаган. Ел дәвамында халык нәкъ шул сүзләрне еш җыеп караган. Чагыштыру өчен, 2018 елда – "слайм", "каршеринг" һәм "сквиши", ә 2019 елда – "рецессия", "постирония" һәм "люстрации" популяр булган.

"Collins" (“Коллинс”) сүзлеге буенча ел сүзе исеменә “локдаун” лаек булган. Анысы нәрсә инде диярсез. Бу бинадан, өйдән чыгуны тыя торган вакыйганы аңлата.
Күршеләребез Башкортстанда исә иң матур башкорт сүзен сайлаганнар. Әй маладис инде башкорт халкы! Беләсезме нинди сүз ул? “Әсәй!” Коронавирус та, пандемия дә, кризис та, дистанцион уку һәм эшләү, конституция дә аңардан якын булырга мөмкин түгел! Чөнки иң матур, иң кадерле сүз һәм кеше ул – әни!

Лилия ЛОКМАНОВА.

Фото: http://pixabay.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading